Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гомер көзен - картлар йортында

- Беркемем дә юк кызым. Берүзем. Улым бар-барын, ул еракта. Кайта алмый, җәй буе көттем, кайтмады. Эше күптер инде… Ана йөрәге өзгәләнсә дә, баласын гаеплисе килми, «эше күптер» дигән сылтау белән юата ана үзен. Гомер көзе нәкъ ел фасылындагы кебек. Берәүләр балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәгәндә, кемнәрдер гомер көзен картлар йортында...

- Беркемем дә юк кызым. Берүзем. Улым бар-барын, ул еракта. Кайта алмый, җәй буе көттем, кайтмады. Эше күптер инде…
Ана йөрәге өзгәләнсә дә, баласын гаеплисе килми, «эше күптер» дигән сылтау белән юата ана үзен. Гомер көзе нәкъ ел фасылындагы кебек. Берәүләр балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәгәндә, кемнәрдер гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр.
Картлар йорты диюгә, безнең күз алдына ниндидер салкын, күңелсез урын килеп баса. Моңарчы мин үзем дә шулай уйлый идем. Саба районы Урман хуҗалыгы бистәсендә урнашкан картлар йортына килеп керүгә ялгышканымны аңладым. Бирегә килүнең дә сәбәбе изге, район мәдәният йорты үзешчәннәре өлкәннәребез алдында концерт программасы әзерләп, күчтәнәчләр күтәреп килгән. Артистларыбыз әзерләнгән арада картлар һәм инвалидлар интернат- йорты директоры Нургалиев Илһам Һашим улы белән бүлмәләрне карап йөрибез. Чиста, якты, һәркайсында телевизор бар, юыну урыны, бәдрәф тә бүлмәдә урнашкан. Коридорда ял итү урыннары, шахмат-шашка, бильярд уйнау өчен аерым урыннар ясалган. Әлеге йортны төзүдә башлап йөрүче атаклы шәхес - ул Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов. Картлар йорты табигатьнең матур җирендә, урман почмагында урнашкан. Ишегалдында чәчәк түтәлләре күзне иркәли, ял итү урыннары, беседкалар куелган. Кыскасы, картларга яшәү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Тик… барыбер туган йорт, туган нигез түгел шул. Әнә, Теләчедән килгәннәр дигән хәбәр ишетүгә, таягына таянып Вәли абзый яныбызга килеп басты.
- Олы Кибәхуҗа дигән авылдан мин, үскәндә алты бала үстек. Хәзер беребез дә исән түгел дип беләм. Бәлки исәннәре дә бардыр… Мин монда ачылганнан бирле яшим. Беркая да чыкканым юк,- ди сиксәненче дистәне ваклаган Миннебаев Вәли абзый.
Картлар йортында 82 кеше тәрбияләнә, шулар арасында алтмышка җитмәгән физик мөмкинлекләре чикле булган 18 кеше бар. Теләче районыннан бүгенге көндә биредә 9 кеше яши. Директор 82 кешенең дә исемен, кая туганын белеп, һәрберсе белән кул биреп күрешә.
-Картлар йорты 2002 елда ачылды. Ачылганнан бирле монда эшлим. Бүгенге көндә, төпле коллектив бар. Безнең хезмәт хакы әллә ни күп түгел, шуңа күрә эшкә килергә бик атлыгып тормыйлар. Аннары өлкән кеше бит сабый бала кебек, кәефе булмаган чаклары да күп. Күбесе коляскада, я бөтенләй ятактан тора алмый. Биредә көне-төне аларны тәрбияләп, юып-җыештырып торырдай кешеләр бик сирәк,- ди Илһам Нургалиев.
Җыр тавышлары ишетелә башлагач, йөри алганы да, йөри алмыйча коляскада утырганы әкренләп тамаша залына җыела башлады. Чын күңелдән кул чабып, утырган җирдән биеп концерт карады картлар. Әлфия Поташова, Зөлфия Ибраһимовалар дәртле җырлар белән сөендерсә, Рафис Минһаҗев, Сиринә Гатиятовалар моңлы көйләре белән елатты тамашачыларны. Күңелдән генә алар яшьлекләренә, уйнап үскән туган якларына кайтып килде сыман…
- Авыр булды жырлавы, ничектер тамакка төер утыра. Үзебезнең җырларыбыз белән аларның авыр язмышларын аз га гына булса да җиңеләйтәсе килде, - ди Сиринә апа.
Их язмышлар, язмышлар. Тормыш арбасы гел дә келтер-келтер, җайлы, матур гына барса икән ул! Юк шул, кинәт туктап калган чаклары да була. Картлар йортында да әллә никадәр язмышлар, һәрберсенең үз моңы, үз зары бар. Тик алар зарланмый, моңсу, яшь тулы күзләре белән безне озата чыкканда да: «Туган якка сәлам әйтегез, их зиратка барып килә алсам иде, минем күршеләр исән микән?», - дигән сүзләр белән яшь аралаш елмая картлар.
Алсу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X