Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Иң матур яшь пар" фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләдек

"Иң матур яшь пар" фотобәйгесендә җиңгән конкурсантларыбызны, ниһаять, бүләкли алдык. Яшьләр яшьләр инде, бер урында гына утырмыйлар. Безнең конкурсантларыбызны да очратып бүләкләрне тапшыру җиңел эш булып чыкмады. Теләче районыннан булсалар да, хәзерге вакытта алар барсы да Казан каласында яшиләр һәм эшлиләр. Һәр ял саен кайта да алмыйлар. Шулай да без...

"Иң матур яшь пар" фотобәйгесендә җиңгән конкурсантларыбызны, ниһаять, бүләкли алдык.

Яшьләр яшьләр инде, бер урында гына утырмыйлар. Безнең конкурсантларыбызны да очратып бүләкләрне тапшыру җиңел эш булып чыкмады.

Теләче районыннан булсалар да, хәзерге вакытта алар барсы да Казан каласында яшиләр һәм эшлиләр. Һәр ял саен кайта да алмыйлар. Шулай да без алар белән сөйләшеп, бүләкләрне өйләренә барып тапшырдык.

1 урын яулаган Марат һәм Йолдыз Шәрәфиевлар.

Марат казан егете, ә аның тормыш иптәше Йолдыз Теләче кызы. Марат ТЭЦ1 оешмасында смена начальнигы булып эшли. Йолдыз исә "Водоканал" оешмасында хезмәт куя. Марат белән Йолдыз 2014 елның 12 декабрендә "Водоканал" оешмасының Яңа ел корпоративында танышалар. Ул вакытта әле Марат та "Водоканал"да эшләгән була.

2016 елны каршы алганда Марат Йолдызга тәкъдим ясый, 30 апрель көнне никахлары була, 4 июнь көнне исә алар гөрләтеп туй итә.

2 урын яулаган Радик һәм Лилия Ногмановлар.

Март башында Ямбулат авылында Якташлар очрашуы һәм зур концерт узган иде. Радик һәм Лилиягә бүләк һәм Дипломны шул концерт вакытында журналистыбыз Фәнил Нигъмәтҗанов тапшырды.

Аңлагансыздыр инде, Радик Ямбулат егете, Лилия белән 2016 елның 3 сентябрендә туй итәләр.

3 урын яулаган Илнар һәм Илмира Хафизовлар.

Илнар Алан авылыннан, ә аның тормыш иптәше Илмира Буа районыннан. Алар Вконтакте социаль челтәрендә танышалар, берәр еллап язып аралашкач 2014 елның 7 апрелендә очрашалар. 2016 елның 10 сентябрендә алар никах укыталар, ике атна узгач, 24 сентябрьдә туй итәләр.

Раил РӘШИТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев