Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Игенче" ширкәтендә язгы кыр эшләренә ничек әзерләнәләр? (журналист тикшерүе)

Яз үзе белән авыл халкына, халыкчан әйтсәк, мең төрле мәшәкатьләр алып килә. Берсен дә читтә калдыра алмыйсың. Чөнки аларның барысы да алыначак уңыш язмышына бәйле. Бүген авыл урамнары гына түгел, басу-кырлары да төс алмаштырып бара. Иртәдән кар яткан урынга төш вакытында килсәң, эреп юкка чыккан була. Әлеге күренеш игенче-механизаторларны әзерлекне...

Яз үзе белән авыл халкына, халыкчан әйтсәк, мең төрле мәшәкатьләр алып килә. Берсен дә читтә калдыра алмыйсың. Чөнки аларның барысы да алыначак уңыш язмышына бәйле. Бүген авыл урамнары гына түгел, басу-кырлары да төс алмаштырып бара. Иртәдән кар яткан урынга төш вакытында килсәң, эреп юкка чыккан була. Әлеге күренеш игенче-механизаторларны әзерлекне тизрәк төгәлләргә мәҗбүр итә.

Яшәү рәвеше үзгәргән, яңа технологияләр кулланышка кергән саен районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек елдан-ел оешканрак төс ала. Бу кичә мин булган җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә дә шулай. Аннан-моннан әзерләнгән техника белән басуга чыксаң, көткән уңышны алырмын димә! Чирек гасырга якын әлеге ширкәттә баш инженер булып эшләүче Рөстәм Шакирҗанов та шул фикердә.
- Техника ремонты планлы рәвештә бара. Тырма, чәчкеч һәм культиватор ише тагылма машиналарны ноябрь-декабрь айларында ук ремонтлап әзерлек сызыгына бастырдык. Тырмаларны, дәүләт стандартларына туры китереп, комбайнчы да, фермер да булган егетебез Фәрит Шагиев очлап торса, корпус-рамнарга тәҗрибәле игенче-механизаторыбыз Марат Нигъмәтҗанов җыйды. Егетләр үз эшләренә бик таләпчән һәм үзтәнкыйть белән карадылар. Культиватор, чәчкеч һәм тагу җайланмаларын (цепка) яшь белгеч Данил Заһидуллин җитәкчелегендә Айнур Шәмсетдинов белән Зиннур Шәепов ремонтлады, - ди Рөстәм.
Хәзер остаханәдә тракторлар ремонтлана. Механизаторларның берничәсе - Яхъя Абдуллин, Фердинанд Нигъмәтҗанов, Марат Нигъмәтҗанов һәм Фәрит Шагиевлар белән килер язлар, ремонт эшләренең барышы һәм хезмәткә түләү мәсьәләләре турында сөйләшеп алдым. Алар, үз чиратында, остаханәдәге эшнең планлы баруын әйттеләр, үзләре ремонтлый торган техниканы әзерлек сызыгына куеп, техник карауны уңышлы узачакларына ышандырдылар. Мәсәлән, хуҗалыкта 1985 елдан хезмәт куючы Яхъя Абдуллин үзе эшли торган МТЗ-80 тракторын бүген-иртәгә ремонтлап бетереп, терлекләргә азык кертә башлаячак. Җәйге айларда печән, салам төргәкләүне исәпкә алмаганда, ул ел әйләнәсе хуҗалык терлекләренә азык ташый, кертә, тарата. Баш инженер Рөстәм Шакирҗанов әйтүенчә, азыкны тураклап таратучы арбаның озак еллар дәвамында ватылмыйча эшләвендә Яхьяның өлеше зур. Хуҗалыктагы иң иске трактор да аныкы, 33 яшь үзенә. "Карап торганда, монысы да йөри әле аның", - ди үз гомерендә техниканың төрлесенә утырып эшләгән Яхъя. Сер бирмәскә тырыша ир уртасы, ике бала атасы булган механизатор. Яңа трактор кайтса, күңеле тагын да үсеп китәсе, ләбаса. Шулай да әлеге фалны яхшыга юрап, аның яңа тракторда тагын да җитештерүчәнрәк хезмәт куячагына ышанып калыйк.
Якын көннәрдә үзе эшли торган МТЗ - 1221 тракторын Фердинанд Нигъмәтҗанов та әзерлек сызыгына куячак. Елның-елында язгы кыр эшләре вакытында күпъеллыкларга, уҗым культураларына ашлама сибү аңа йөкләнә. Җәйге, көзге айларда ул, гадәттәгечә, КУН-10 агрегаты белән төяү, бушату эшләре белән мәшгуль. Фердинандның да урта мәктәпне тәмамлап, туган хуҗалыгында эшли башлаганына чирек гасыр вакыт үтеп киткән инде. Кайсы тракторга гына утырып эшләмәсен, югары җитештерүчәнлеккә ирешеп хезмәт куйды ул.
Остаханәдә параллель рәвештә комбайн ремонты да бара. Мәсәлән, Фәрит Шагиев шуларның берсен - терлек азыгы әзерли торганын - "Полесье" комбайнын ремонтлый.
- Ашлык суга торган "АКРОС - 530" комбайны белән ике генә сезон эшләдек, ремонтка ихтыяҗ юк. Урып-җыюга төшкәнче бер кат күздән кичерсәк, шул җитә, - ди җирбиләүче фермер, шул ук вакытта туган хуҗалыгына теләп булышучы Фәрит.
Ә менә күптәнге ДОН-1500, "Енисей" һәм 2007 елда кайткан "АКРОС - 530" комбайннарын ремонтлаячаклар.
- Җитди ватылулар булмаса да, җентекләп карап чыгу кирәк. Куәтле чәчү комплексларының, "Джон Дир" һәм К -744 тракторларының җитештерүчән эшләвенә тракторчылар Айнур Гайнетдинов белән Равил Нәбиуллиннар җаваплы һәм аларга ышанычыбыз да бик зурдан, - дип төгәлләде әңгәмәбезне баш инженер Рөстәм Шакирҗанов.
Карлар иртәрәк эреп куандырса да, әле һава торышының салкын торачагы көн кебек ачык. Шуңа да карамастан, язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы әзерлек сызыгына бастыру зарур. Бу уңайдан мин булган "Игенче" ширкәтендә механизаторларның әле-ге кампаниягә тупланганлык белән, һәм зур җаваплылык хисе тоеп хәзерләнгәннәре сизелә. Техника паркының әледән-әле заманча техника белән яңартылып торуы да аларның күңелләренә дәрт өсти.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Фотода: 30 елдан артык туган хуҗалыгында төрле техникада хезмәт куйган Яхъя Абдуллинның 1996 елда урып-җыюда нәтиҗәле эшләгәне өчен "ИЖ- Планета» мотоциклы белән бүләкләнгәнен авылдашлары әле дә хәтерли.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев