Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Инспекторга эш бетми

Юлдагы иминлекне арттыру өчен нишләргә? Әлеге сорауга җавапны башкалада узучы ITS Forum - Kazan - 2018 халыкара җыенында эзли­ләр. Форум кысасында эшләүче махсус күргәз­мәне карап йөргәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­нов хәмер куллану-кул­ланмауга тест та узды. Кичә Казанда "Тормыш иминлеге нигезләренең заманча проблемалары: "акыл­лы" транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр" дип аталучы...

Юлдагы иминлекне арттыру өчен нишләргә? Әлеге сорауга җавапны башкалада узучы ITS Forum - Kazan - 2018 халыкара җыенында эзли­ләр. Форум кысасында эшләүче махсус күргәз­мәне карап йөргәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­нов хәмер куллану-кул­ланмауга тест та узды.

Кичә Казанда "Тормыш иминлеге нигезләренең заманча проблемалары: "акыл­лы" транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр" дип аталучы V Халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ике көнлек чараның эшендә Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Пленар утырышка кадәр Президент юлдагы иминлекне тәэмин итү өлкәсендә заманча эшләнмә­ләр һәм хезмәтләр тәкъдим ителгән күргәзмәне карады. Санкт-Петербург оешмасы республика башлыгына тест узарга да тәкъдим итте. Рөс­тәм Миңнехановны хә­мер куллану-кулланмауга тик­шер­де­ләр. Күргәзмәдә тәкъ­дим ителгән яңалык­лар турында утырыш барышында да кат-кат искә алдылар. Татарстанда һәм ил күлә­мендә "акыллы" транспорт чаралары юнәлешен­дә нык алга китеш сизелә. Без сыната торганнардан түгел! Моны Президент та дә­лил­ләп күрсәтте.


"Икътисадны үстерүнең нәтиҗәлелеге юл инфрас­трук­турасына да бәйле. Йөк­не тиешле урынга алып барып җиткерү тизлеге, пас­сажир­ларның иминлеге мәсьәләсе әһәмиятле. Татарстан мөһим транспорт юнәлешләре чатында урнашкан. Без юл хәл­ләрен автомат рәвештә күзә­тү, үзеннән-үзе эшли торган транспорт үлчәве, мобиль кушымталар санын арттыру кебек заманча техноло­гия­ләр­не үстерү һәм гамәл­гә кер­түнең ни дәрәҗәдә әһә­мият­ле икәнен аңлый­быз", - диде Пре­зидент. Ул килә­чәкне, юл хәлләрен үзе бәяләп, тиешле карар кабул итүче "акыллы" машиналардан башка күз алдына китереп булмавын да ассызыклады.

Заманча техноло­гия­ләр­не кулланышка кертү­нең нәти­җәсе күз алдында. Юл һәлакәтләре саны - 4, юлда һәлак булучылар - 6,5, ә төр­ле тән җәрәхәтләре алучылар исә 3 процентка кимеде, диде Россия Эчке эшләр министр­лыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэ­мин итү буенча баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Швецов ведомство баш­­лы­гының сәламләү сүзлә­рен җиткергәндә. Казанда узучы җыен заманча тех­ноло­гияләрне тагын да үстерергә ярдәм итәчәк, дигән ышаныч та белдерде. Тик юлда "робот-ма­шина"­лар йөри башлагач, инспекторлар эшсез калмасмы? Мәскәү кунагы журналистларны борчыган әлеге сорауга бик тиз җавап тапты. "Юл сагында торучылар кая китсен? Руль артында кеше утырганда, инспекторлар да булачак. Ки­ле­шәм, бүген юлдагы хәлләр­не фото һәм видеога теркәү системасы яхшы үсеш алды. Юл чатына камералар куюга, машина йөртү­челәр тизлекне киметте. Бер­кем­нең дә штраф түлисе килми. Нәтиҗәсе буларак, тизлекне арттыруга бәйле авария­ләр саны кимеде. Бүген юл чатын узу, җәяү­леләрне үт­кәрү мәсь­әләсендә вәз­гыять катлаулы. Әлеге юнә­лешләрдә эшләргә кирәк. Моңа бәйле эшләнмәләр күргәзмәдә дә бар. Аларны исәпкә алачакбыз. Әмма юлда күзәтү җайланмасы ярдә­мендә теркәп булмаган хәл­ләр дә җитәрлек. Мә­сәлән, рульдә утыручы­ның хәмер кул­лану-кул­лан­мавын, авто­мобильнең тө­зек булу-бул­мавын үз күзең белән күр­мичә ничек бе­лергә? Шуңа күрә инспекторлардан башка булмый. Кешедән башка гына хә­рәкәт итүче машиналар юлга чыкканчы шактый яшисе бар әле".


"Робот-машина"лар ки­ләчәк эше булса, шәһәр халкы җәмәгать транспортына якын арада ук күчеп утырмагае. Татарстан мәгълү­мат­лаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әнә шулай дип фаразлады. Форумда яңгыраганча, бүген Җир шарында 1 миллиард чамасы автомобиль исәпләнә. 2050 елда исә аларның саны 3 миллиард чигенә җитәчәк, диделәр. Юлларны ничә катлы итеп кенә салсаң да, барыбер "бөке"ләргә чумачакбыз. Шуңа күрә халыкны авто­бус-троллейбусларга кү­череп утыртырга тәкъ­дим ит­теләр дә инде. Бе­рен­че­дән, юллар бушаячак, икен­чедән, та­бигатькә килгән зыян ки­меячәк. Министр җәмәгать транспортын тагын да уңайлырак итү юнә­лешендә эш алып барылуын әйтте. Мәсәлән, тиздән Казанда, ә аннары Чаллыда кесә телефонында махсус кушымта пәйда булачак. Аның ярдәмендә үзеңә ки­рәкле маршрут автобу­сының теге яки бу тукталышка сәгать ничәдә килеп җитәчәген генә түгел, ә тиешле урынга барып җитү өчен күпме вакыт кирәк булачагын да төгәл белеп булачак, ди. Ә җәмәгать транспортында йөрергә теләмәү­челәргә... велосипед бар. Роман Шәйхетдинов әлеге юнәлештә дә җиң сызганып эшләргә җыенуларын белдерде. "Казанда ким ди­гәндә ярты ел велосипедта хәрәкәт итәргә мөм­кин", - диде министр. Кыскасы, "акыллы" транспорт чаралары турында сөйлә­гәндә, ике тәгәр­мәчлесен дә онытырга ярамый. Монысын уйлап табасы да юк!

("Ватаным Татарстан", /№ 29, 28.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев