Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ирекле дә, кол да иткән акча

Безнең өчен ул - ниндидер бәхет кошы, барлык проблемаларыбызны чишәр­гә сәләтле универсаль ачкыч. Шулай уйлап, без аны эзлибез. Алны-артны карамый, аның артыннан чабабыз. Тик күпме булса да, ул барыбер җитми. Канәгатьлек тә, без көткән рәхәтлек тә, җан тынычлыгы да китерми. Без, үзебез дә сизмәстән, шул зәхмәткә тартылабыз, хәтта аңа табына,...


Безнең өчен ул - ниндидер бәхет кошы, барлык проблемаларыбызны чишәр­гә сәләтле универсаль ачкыч. Шулай уйлап, без аны эзлибез. Алны-артны карамый, аның артыннан чабабыз. Тик күпме булса да, ул барыбер җитми. Канәгатьлек тә, без көткән рәхәтлек тә, җан тынычлыгы да китерми.


Без, үзебез дә сизмәстән, шул зәхмәткә тартылабыз, хәтта аңа табына, бар нәр­сәне шуның белән үлчи, исәплибез. Күп­челек халыкның аңында, бар нәрсә дә сатыла һәм сатып алына, кесәң генә калын булсын, дигән мәгънәсез сафсата яши. Әле чирек гасыр элек кенә коммунистлар чүлмәктә томалап тоткан, житмеш ел шунда бәргәләнеп яткан комагайлык дигән җен, тырыша торгач әсирлектән котылып, күпләребезнең күңелләренә корт булып кереп урнашып, иманнарыбызны кимереп яши. Яшел, зәңгәрсу, кызгылт төстәге шул кәгазьләр - бик күпләр өчен яшәү мәгънәсе, культ бүген.


Томас Мор, Кампанеллалардан башлап Ленинга кадәр акчаны кешене аздыручы көч, иблис ясаган кәгазь дип килгән. Утопистлардан алып коммунистларга чаклы аннан ничек булса да котылу мөмкинлеген, юлын эзләгән. Әмма таба алмаган. Капитализм тарафдарлары, киресенчә, аны электән үк һәртөрле прогресс, алгарыш чарасы итеп күрә, аңа мәдхия җырлый. Ничек кенә булмасын, акча дигән әйбер әлегә бар, булачак. Җәмгыятьтә ул әле шактый олы урын алып тора. Икътисадый урын гына түгел, шәхси милек, капитал белән беррәттән акча сәяси, социаль һәм биниһая зур тәрбияви урын да били. Безнең аңнарга булган тиңдәшсез йогынтысы, тәэсире ягыннан аның белән ярышырлык башка андый чара, ихтимал, юктыр да.


Акча кешене ашкындыра, эшләтә, ашата. Акча кешеләрне җинаятькә этәрә, туганнар, якыннар, дуслар арасында да кайчак ызгышка, низагка тарта. Ул үзе турында көн-төн уйларга мәҗбүр итә. Азгынлык, төрле мин-минлек тә күп вакыт акчадан. Акча хастасы күп кенә очракларда кеше затының болай да тулыр-тулмас, җитәр-җитмәс инсафын, андагы игелек­лелек чаткыларын, һаман яралгы хә­лендәге мәрхәмәтлелеген бөтенләй диярлек юкка чыгарып, аны хис-кичерешсез бизнес машинасы, төзәлмәс мал колы ясый. Без яшәгән бүгенге җәмгыятьтә матди яктан алга китеш күзәтелсә дә, әх­лакый һәм рухи фронтта әлегә, кире­сенчә, олы чигенеш бара.


Кешенең яхшыга омтылганы да күп вакыт иман белән шайтан коткысы арасында буталып йөри. Үлчәү тәлинкәсе әле бер, әле икенче якка авыша. Ачның күзе - икмәктә, тукның күзе - хикмәттә, ди татар мәкале. Арт ялангач булганда акча, тамак ялы турында уйламый чара да юктыр. Андый халәттәге бәндәне гаепләп тә булмый. Барысы да тамак туйгач башлана. Икеләнмә, юк-бар белән баш ватма, акча эшлә дә шуны үзең теләгән барлык рәхәтлекләргә туздыр, яшәп, тормыштан барысын да алып кал, дип өйрәтә безне бүгенге чынбарлык. Гөнаһ, язык дигән сүзне зәгыйфьләр уйлап чыгарган, ди. Теләкләреңне канәгатьләндер, теләк азгынлык була алмый, дип тәкрарлый бүгенге шикле культура.


Нәфес белән көрәшеп җиңелгән Советлар, киткәндә, безне Алласыз, кыйбласыз итеп китте. Кызык, ләкин күңелсез закончалык килеп чыга. Җәмгыятьтә башка төрле идеология, инану юк икән, аның урынын автомат рәвештә акча идеология­се ала. Чөнки "homo sapiеns"ның чуар күңеле ашкыну, инануларсыз тора алмый, иман булмаганда ул шунда ук инстинктлар ягына авыша. Бүген күрәбез, капиталистик җәмгыятьтәге шәхси милеккә, акчага табынучы мораль дин булып диннәрне, мәшһүр тәрбия чарасы булырга тиеш дөньяви тәгълиматларны да почмакка кысрыклый. Йә үзенә хезмәткә ала.


Әмма... Шайтан вәсвәсәсе булса да, акча кирәк. Акча уйлап табу - тәгәрмәч уйлап табу кебек үк кешелекнең мәшһүр казанышы. Акчасыз кешелек бер генә тәү­лек тә яши алмас иде. Акча булмаганда дөнья икътисады бер көндә ише­ләчәк. Акча дигән гомуми эквивалент юк икән, сәүдә дә юк дигән сүз. Сәүдә бетсә, куллану да булмаячак, һәртөрле җитеш­терүнең дә кирәге калмый. Турыдан-туры булмаса да, акча прогрессның сәбәпчесе булып чыга. Шуларга өстәп, акча - әле ул күпмедер дәрәҗәдә ирек һәм бәйсезлек тә. Тикмәгә генә Достоевский: "Деньги - это отчеканенная свобода", - димәгән.


Тик кешене кеше иткән кыйммәтләр арасында акчага урын барыбер аз калырга тиештер ул. Акча максат булырга тиеш түгел. Ул бары тик максатка ирешүдә бер чара, инструмент, ялчы ролендә генә булса иде. Ялчылыктан чыгып хуҗа ролен башкара башласа, көт тә тор, җәмгыять рухи сәламәтлеген җуячак. "Акчаң аз икән - кайгырма, күп икән - артык сөенмә", диләр. Тирә-ягыбызда акчадан мөһимрәк, затлырак әйберләр дә күп, шуларны кү­рәсе иде.

("Ватаным Татарстан", /№ 31, 03.03.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев