Иртәгә Казанда бераз җылытачак
Татарстан башкаласында көндез температура 1-3 градус җылы булачак.
1 ноябрьдә Казанда бераз җылытачак. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Төнлә республика буенча 5-10 градус салкын, көндез -2.. +3 градус булыр дип көтелә. Казанда һава температурасы 1-3 градус җылы булачак.
Республикада болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.
Җомга һәм шимбә, 2-3 ноябрьдә, көндез Татарстан буенча һава температурасы 5-6 градус җылы булачак.
Фото: архив/Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев