Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Иске Җөри авылында яшәүче Хәлимә Галимуллинага 90яшь тулды

Бай әби Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Хәлимә Галимуллина, 1925 елның 16 октябрендә Иске Җөри авылында дөньяга килә. Ишле гаилә, матур итеп гомер кичергәндә, колхозлашу еллары башлана. Үзләренең тырышлыклары белән гомер кичергән гаиләнең бар мал-мөлкәтләрен, йортларын тартып алалар. Балачагы гына түгел, яшьлеге дә авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш башлангач,...

Бай әби

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Хәлимә Галимуллина, 1925 елның 16 октябрендә Иске Җөри авылында дөньяга килә. Ишле гаилә, матур итеп гомер кичергәндә, колхозлашу еллары башлана. Үзләренең тырышлыклары белән гомер кичергән гаиләнең бар мал-мөлкәтләрен, йортларын тартып алалар. Балачагы гына түгел, яшьлеге дә авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш башлангач, аны паровозларга утын төяү эшенә җибәрәләр. Яшь кыз, шул чакта ук тырышлыгы, җитезлеге белән аерылып тора. Сугыш беткәч, авылдашы Миннебайга тормышка чыга. Тормыш юлдашы да туган илен саклаган була. Авыр сугыш еллары артта калса да, Галимуллинар гаиләсе кул кушырып утырмый. Гомер буе Муса Җәлил исемендәге хуҗалыкта хезмәт куялар.
Узган атнада, гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә Хәлимә Галимуллина янына район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк директоры Нияз Мортазин, Иске Җөри авылы җирлеге башлыгы Раил Мараков юбилярга изге теләкләрен җиткереп, тыныч картлык теләде.
Хәлимә әби-герой ана. Тормыш юлдашы белән биш малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген, язмабыз герое авылда кызы тәрбиясендә бәхетле, тыныч картлык кичерә.
Эльмира Әхмәтҗанова
Ирек Сафин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев