Туу һәм үлү. Кеше тормышындагы бу иң мөһим вакыйгалар зур сер булып кала бирә. Бар нечкәлекләренә кадәр аңлатып булмый торган әлеге халәтләр икесе дә зур сынау. Ни хикмәт, Ходай Тәгалә шулай яраткан, кеше үзенең бу дөньяга аваз салгандагы хисләрен җиткерә алмый, хәтерләми, вафат булган вакытны да тасвирлап булмый.
Әмма бакый...
Туу һәм үлү. Кеше тормышындагы бу иң мөһим вакыйгалар зур сер булып кала бирә. Бар нечкәлекләренә кадәр аңлатып булмый торган әлеге халәтләр икесе дә зур сынау. Ни хикмәт, Ходай Тәгалә шулай яраткан, кеше үзенең бу дөньяга аваз салгандагы хисләрен җиткерә алмый, хәтерләми, вафат булган вакытны да тасвирлап булмый.
Әмма бакый дөньяны үз күзләре белән күргән кешеләр дә очрый. Бу - үлеп терелгәннәр.
Сәкинә апа сәер төш күрә. Имеш, бик күп хәрби кешеләр. Араларында күптән вафат җизнәсе, әтисе дә бар. Сәкинә аларның: «Монда нишләп йөрисең?» - дигән соравына: «Чөгендер алырга килдем», - дип җавап биргән. Әтисе: «Бар кайт, чөгендергә иртә әле сиңа», - дип кайтарып җибәргән. Шул төштән соң Сәкинә апаның күңеленә шик керә. Әллә аның да санаулы гына көннәре калдымы икән?
Беркөнне сыер саварга җыенып йөргәндә, кинәт аның хәле начарлана. Күңеле болгана, башы әйләнә, кан басымы төшә. Ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә. Табиблар, тиз арада операция ясатырга кирәк, диләр. Сидек юллары ялкынсынган, бөердә таш кузгалган.
Сәкинә апа бик катлаулы операция кичерә. Бөереннән шактый зур дүрт таш алалар. Операциянең дүртенче көнендә табиб аңа акрын гына йөреп карагыз дип киңәш бирә. Сәкинә ханым үзен саклап утыручы апасы ярдәмендә аякка баса. «Карават башына тотынып, апаның урын-җирне алыштырганын карап торам, биш минут басып тордыммы икән, кинәт башым әйләнеп, каян икәнен дә аңламый калдым, шаулатып кан китте. Аңымны югалтып егылганмын», - дип искә ала әңгәмәдәшем. Шулчак ул гаҗәп нәрсәләр күрә. Юк, бу төш түгел. Сәкинә озын тоннельдән очып бара, рәхәт, җиңел, еракта яктылык күренә. Кинәт апасының: «Сәкинә, Сәкинә, китмә, Сәкинә!» - дигәне ишетелә.
Ул егылгач, апасы тиз арада табибларны чакырткан икән, аңсыз авыруны урынга салганнар. Аның пульсы, йөрәк тибеше бер мизгелгә туктап калган булган. «Кулларым суынган иде, үзем манма тиргә батканмын. Иреннәр зәңгәрләнгән. Аңыма килгәндә, күз төпләрендә яшь иде. Палатадашларым: «Син нәкъ үлгән кешене хәтерләтә идең. Хәтта сиңа карарга да курыктык дип әйттеләр», - дип искә ала Сәкинә апа. Ул клиник үлем хәлендә була.
Галимнәр нинди генә ачышлар ясасалар да, үлеп терелүне Ходай кодрәте белән бәйләмичә аңлатып булмыйдыр. Клиник үлем - организм эшчәнлегенең вакытлыча туктап торуымы, әллә Ходай каршына барып кайтумы - монысы мәңгелек сер булып кала бирә.
Нәфисә ГИНДУЛЛИНА
Матбугат.ру
Нет комментариев