Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мөмкинлекләре чикләнгән Лилия Сәләхетдинова «Татар җыры»на кертмәүләрен сөйләде

«Әгәр сәхнәдә минем җырларым башкарылса, тавыш чыгара идем», — дип сөйләде шагыйрә.

Мөмкинлекләре чикләнгән Лилия Сәхәлетдинова «Интертат» электрон сайтына биргән интервьюсында «Барс Медиа» татар медиагруппасының аны «Татар-җыры» фестиваленә кертмәүләрен сөйләде.

«Барс Медиа»дан «Татар җыры» фестиваленә кертүләрен сораган идем. Билетсыз гына түгел, хәтта билетлар белән дә коляска белән кермәячәксез, диделәр. Миңа бит хәтта урын да кирәкми, коляскада утырып карый алам. Шулай да, «Юк», — диделәр», — дип сөйләде Лилия.

Лилия Сәләхетдинова күп кенә җырлар авторы да. Ләкин быелгы «Татар җыры»ның егерме еллыгында аның җырлары яңгырамаган.

«Аларның миңа карата мөнәсәбәтләре бер дә ошамады. Әле өстәвенә мин җырлар авторы да. Ярый әле минем җырлар быел катнашмады. Әгәр сәхнәдә минем җырларым башкарылса, тавыш чыгара идем», — дип сөйләде шагыйрә.

Фото: архив/Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев