Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мөртәт

Ул яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормаучы чандыр, килбәтсез, төмсә чырайлы утыз яшьләрдәге бер егет иде.

Кыска буйлы бу егет һәрчак үз-үзенә йотылган булыр, башын күтәреп карамас, усал, һичкем белән эш итмәс. Әтисе ни, күршесе ни – аңа барыбер, бер аермасы да юк. Җир йөзендә аннан башкалар да көн күрә ләбаса, ул аларга битараф, ник кыямәт көне җитеп, җирнең асты өскә килми шунда. Иң мөһиме шул: аңа гына җил-давыл тимәсен. Ул башка нәрсәләр белән тамчы да кызыксынмады, хисләрен эчкә яшерде, беркемнең дә кайгысын уртаклашмады, беркем белән дә эчкерсез мөнәсәбәттә булмады, ялгыз көн күрүче мәнсез бәндәне хәтерләтте. Тик аңа гына кагылмасыннар… Көндәлек вак-төяктән башканы уена да кертмәде ул, вак җанлы булып калды. Әйтерсең лә ул җансыз бушлыкта тереклек итүче бер хайван иде.
Аны мобильникка яисә плеерга тоташтырылган һәм колакларга тыгып куелган наушниклардан башка күрергә мөмкин түгел иде. Наушникларны ул өендә дә, урамда да, эшендә дә, хәтта йоклаганда да салмады. Колакларында һәрчак көчле чит ил музыкасы яңгырап торды. Җырчыларның нинди телдә, ни турында җырлауларын аңламый, чөнки ул телләрне белми иде, гомумән, бу турыда уйлап, миенә көч китермәде. Бары тик колаклары гына буш тормасын, һәм аларда билгеле бер ритмда ниндидер аңлаешсыз музыка гына яңгырасын. Әйтерсең лә, тәмам юкка чыккан бер наркоман. Наушниклар яисә плеер белән ниндидер мәрәкә килеп чыкса, ул кинәт югалып кала, диванага әйләнә, ахмаклана, бөтен ачуын тирә-юнендәгеләргә чәчә. Монысын, әлбәттә, Ходай күрсәтмәсен инде.
Кызганычка диикме, соңгы вакытларда мондый буш башлы адәм балалары артык күбәеп китте. Алар урамда да, уку йортларында да әледән-әле очраштырып тора. Хәтта хөкүмәттә һәм парламентта да күбәйде алар. Китап укымыйлар, димәк, гасырлар буе кешелек акылы җыеп килгән байлыктан мәхрүмнәр. Цивилизация һәм техник прогресс тудырган техно-мутантлар гына алар, санлы технология әсирләредер, бәлки, чебен-чебенчекләр генә, акыл һәм кешелек сыйфатларыннан азат, баш та алар өчен гәүдәнең бер өлеше генә ләбаса. Фәнни телдә аларны «виртуаль коллар» дип тә атыйлар әле. Ә бу – чынбарлыкка бик якын хакыйкать.
Болай караганда бик эшем кешесе күренсә дә, Марленның чын шөгыле юк иде. Эше белән кызыксынучыларга ул «мин техник», дип кенә җаваплый. Нинди техник ди инде, Ходаем. Урта мәктәпне көч-хәл белән тәмамлагач, әтисе аны политехника институтына җитәкләп килгән иде, әмма Марлен институт эченә үтә алмады. Башкача мөмкин дә түгел иде, әлбәттә. Шуннан соң ул район электр челтәрләре монтерының ярдәмчесе булып йөрде. Өе янәшәсендәге бу оешмада әллә ике, әллә өч ел эшләп маташты, бөтен белеме шул менә… Үзе эшләп йөргән оешма ишегенә ябыштырылган бер белдерүне күргәч, өлкә театрына сәхнә яктыртучы ярдәмчесе булып китте. Анда кара тиргә батып эшлисе юк иде. Хәер, аның эш урынында булу-булмавы берәүне дә кызыксындырмады. Аңа нәкъ менә шул кирәк тә иде инде. Иң мөһиме шул: аны беркем дә борчымасын, төрле шелтәләре һәм киңәшләре белән җанына тимәсен. Театрда нинди дә булса тамаша алдыннан ул сәхнәдә теге яисә бу әйберне бер урыннан икенчесенә күчерү белән шөгыльләнде, кыскасы, кая гына барып чыкса да, башлыгының әмерләрен үтәү белән мәш килде. Техникның бик мөһим эшләре килеп чыкканда – ул тирән махмырда чакларда – спектакльне яктыртты. Бөтен эше менә шуннан гыйбарәт. Башлыгы аңа ышанмады, чөнки ярдәмчесе спектакльнең эчтәлегенә төшенеп тормыйча гына сәхнәне теләсә ничек яктырта иде. Кайсы төштә нинди төстәге яктылык бирергә, сәхнәне ничегрәк яктыртырга, яктылык теге яки бу вакыйганы, образны ачамы, – болар һәммәсе аның игътибарыннан читтә калды. Колакларындагы наушникларда музыка яңгырап торганда ул спектакльгә һәм аның эчтәлегенә төкереп тә бирмәде. Шунлыктан хәлләр чыгырдан чыга башласа гына аңа мөрәҗәгать итәләр иде.
Әтисе коллегалары арасында чикләнмәгән авторитетка ия, үз эшен бөтен нечкәлекләренә тикле белүче атказанган геолог иде. Инде еракта калган сиксәненче елларда, коммунизм идеяләренә чын-чынлап ышанган һәм бөтен җир шарында коммунизм тантана итәсенә өметләнгән бу кеше, Маркс һәм Ленин исемнәренең беренче иҗекләрен алып, улына Марлен дип исем кушкан иде. Улы акыллы, ягымлы, ярлыларга ярдәмче булыр дип өметләнде ул. Әлбәттә, улы җанында һәм йөрәгендә ялкын дөрләмәгән, кеше сөймәс тере мәет булыр дип һич тә күзалламаган иде. Үсә-үсә акыл җыйган сани улы кешеләрдән читләшә барды, көннәр буе үз бүлмәсендә телевизор каршында утырырга гадәтләнеп китте. Әтисе үз-үзен улы, бәлки, атаклы шәхес булыр дип тынычландырды. Ә кем белә, ул, бәлки, Түгелбай яисә Айтматов кебек күренекле язучы булыр, һич көтмәгәндә Алыкул сыман көчле шагыйрьгә әверелер, йә Моратбәк Рыскулов сыман театр сәхнәсен бизәр, йә Бейшеналиев, Чокморов кебек киноактер яисә Айтиев сыман рәссам булыр… Кем булса да булсын, фәкать биектә генә очсын… Шул очракта ата кеше бәхетнең җиденче катында тирбәләчәк, әлбәттә. Юк, акланмады аның өметләре. Күзәтүчән ата улының бик түбән дәрәҗәдәге чит ил музыкасын тыңлавын һәм телевизордан мәгънәсез тамашалар, кызыклы шоулар гына каравын төшенгәч, тынычлыгын югалткан ата улына кыргыз телендәге тапшыруларны карарга, ана телен, җирле гореф-гадәтләрне белергә, үз халкына якынаерга киңәш итте. Улы: «Ул сарык бәрәннәренең миңа ник кирәге бар?» – диюдән узмады.
Балигъ булып килгән яшүсмердән шундый сүзләр ишеткәч, ата кешенең сулышы кысылды, тамырларында кан кайнады. Ул улын акылга китерергә, җирдә илсез кеше булмавын аңлатырга теләде. Көннәрдән беркөнне хәлдән тайган эт сыман юл читендә калу мөмкинлеген, менә шул мәлдә коточкыч фаҗигагә тарачагын төшендерергә тырышты. Юк, атасын ишетмәде улы, атасының вәгазе аның колак яфракларыннан гына шуып узды. Ул мәктәптә дә беркем белән дуслашмады, кызлар тирәсендә дә кайнашмады, берәр чибәрнең сумкасын күтәрешмәде, кыскасы, әтисе аны беркайчан да кызлар тирәсендә күрмәде. Марлен беркемне дә үзенә якын җибәрмәде. Ата, улымның ирлеге юк мәллә, дигән ямьсез уйларны читкә куарга тырышты. Бу турыда Марленның үзеннән сорап булмый ләбаса. Сораса да, дөресен әйтмәс иде бу ахмак. Ачуы чыгып, мәсхәрә генә итәр иде. Шулай да ул тагын бер мәртәбә нәсел дәвамчысы белән сөйләшеп карарга ниятләде. Сүзләре аның җанына үтеп керер, дип өметләнде. «Әниең синең өйләнгәнне күрә алмый теге дөньяга күченде, өметләре акланмады. Мин үзем дә менә, сәламәтлегем какшау сәбәпле, пенсиягә чыктым. Гомерем күпме калганны белмим, мөгаен, озакламый аяк сузармын. Син миңа килен алып кайтсаң һәм онык бүләк итсәң иде, башка балалардан үрнәк ал әнә!» – диде.
Улы җавабы белән аны бөтенләй телсез калдырды:
– Нәрсәгә дип үләсе кешеләр үрчетергә? Алар бит үлеп бетәчәкләр!
– Их, юләр син, балалар нәселне дәвам итү дигән сүз бит ул. Безнең, минем, синең нәселең дәвам итсен өчен, нәсел җепләре өзелмәсен өчен кирәк бит ул балалар. Ирме, хатынмы ул, үзеннән соң нәселне дәвам итүчене калдырырга тиеш.  Шул рәвешле, ата кеше улын акылга китерергә тырышты, ә тегесе авыз эченнән ботка пешерә-пешерә, кемгәдер яный-яный, күркә күк кабарынып, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Шуннан соң ул улы белән бу темага бүтән сүз катмады. Улы аның сүзләренә колак салмагач, нигә дип сүзләрне җилгә очырып әрәм итәргә? Нәсел дәвамы өзеләчәк, менә шул гына. Аның улы кай арада аңсыз хайван дәрәҗәсенә төште соң әле? Әйе, нәкъ шулай. Башкалар кебек үк бу да ике аяклы, әмма хайваннан аермасы юк, хайван да бит сукыр инстинктларга гына буйсынып яши: телим-теләмим… Үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы улы тирә-юньдәгеләргә игелек кылуны уена да кертми. Һәрнәрсәгә битараф, санаулы көннәрен мәгънәсез уздырып, җирдә ни өчен яшәвен белмичә тереклек итә. Дөньяның һәм кешелекнең киләчәк язмышы турында уйлау кая ди инде ул, хәтта үз халкының теләк-омтылышлары белән дә кызыксынмый бит. Йә Ходаем, каян килеп чыкты соң бу сөрхәнтәй, озак фикерләүче адәм актыгы? Җанында ни очкын, ни ялкын юк бит аның. Ә бәлки, баласы бәләкәй чакта аңа игътибар итәргә вакыты калмагандыр – ул бит атналар, айлар буена геологик экспедицияләр белән китеп югала иде. Шулай да мөмкинлек чыккан саен өенә ашыга иде, улының ничек тәрбияләнүе белән кызыксына иде. Балалар бакчасында, мәктәптә уздырылучы ата-аналар җыелышларын да калдырмаска тырышты, һәрвакыт дөрес нәрсәләр генә сөйләде. Ә бәлки… Хатыны Сакиш нәрсәнедер күз уңыннан ычкындыргандыр. Ул бит үзен тулаем бердәнбер улына багышлады, бөтен җаны-тәне белән аны яратты. Ләкин ул, кырыкка да җитмичә, бу шау-шулы дөньяны калдырып китеп барды. Нәсел авыруы аяктан екты аны, ак кан тәнчекләре күбәеп харап итте. Ниләр генә кылмады, ничекләр генә дәваланып карамады, файдасы тимәде. Көннән-көн сулды, ябыкты, һәркемгә өмет тулы күзләре белән бакты һәм мәңгелек йортына күченде. Соңгы минутларында хәлсез куллары белән улын кочты, муеныннан, яңакларыннан үпте. Дөньядагы иң кадерле кешесеннән аерылырга теләмәде ул. Яткан җире мамыктай йомшак булсын инде, Ходаем! Ә менә улы? Аны, бәлки, артыграк иркәләгәннәрдер? Кем белгән инде анысын. Шунысы яхшы, Сакиш үсеп җиткән улын күрә алмый инде. Горурлыгын югалткан, үз нәселе, үз халкы язмышы белән кызыксынмаучы улын күрсә, нишләр иде икән ул? Йөрәге, бәлки, бу мәсхәрәгә түзәр, гомерлек җан ярасы белән яшәр иде. Уйсыз-акылсыз, һәрнәрсәгә битараф, каты күңелле улын күрүдән дә авыррак җәза булу мөмкинме анага? Киләчәк карьерасы турында кайгыртып, улларын башта рус телле балалар бакчасына, аннан русс мәктәбенә бирделәр. Улларына киләчәктә кыенлык китермик дип, шулай эшләде бит алар. Өйдә аның белән русча гына сөйләштеләр, бәлки, нәкъ менә шуңа ул үз халкыннан читләшкәндер? Моның өчен алар үзләре гаепледер?..

 

Ахыры булачак

 

Чыганак: Мәйдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X