Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Музейларда хәтер саклана

Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә Олы Мәтәскә урта мәктәбе музее яңа экспонатлар белән тулыланган. Олы Мәтәскә авылы тумасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Гатин Хаҗи Гата улының шәхси әйберләрен биредә яшәүче авылдашы һәм туганы Равил Садыйков музейга тапшырган. Тапшырылган экспонатлар арасында сугыш ветеранының кыр сумкасы, тулы бер папка шәхси документлары бар. Аларның...

Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә Олы Мәтәскә урта мәктәбе музее яңа экспонатлар белән тулыланган. Олы Мәтәскә авылы тумасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Гатин Хаҗи Гата улының шәхси әйберләрен биредә яшәүче авылдашы һәм туганы Равил Садыйков музейга тапшырган.

Тапшырылган экспонатлар арасында сугыш ветеранының кыр сумкасы, тулы бер папка шәхси документлары бар. Аларның һәркайсын музей җитәкчесе Роза Заһидуллина кадерләп саклый. Ә экспонталар музейга Хаҗи Гатинның васыяте нигезендә килеп ирешә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан мәктәп музеенда урын алсын, дип әйтеп калдыра ул.
- Бу зур бәйрәм алдыннан безнең өчен көтелмәгән бүләк булды. Хаҗи Гатинның һәр әйберсе шулкадәр әйбәт сакланган. Ул документлар, шәхси әйберләр - барысы да пөхтә, чиста. Укучыларга күрсәтер, сөйләр өчен дә менә дигән экспонталар бу, - ди Роза ханым.
Хаҗи Гатинның тормыш юлына күз салсак, ул күп кенә зур урыннарда хезмәт куйган кеше. 1916 елда ТАССРның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килеп, 1933 елда үз авылларындагы колхоз яшьләре мәктәбендә 7 классны тәмамлагач, дүрт айлык авыл Советы хисапчылары хәзерләү курсында укып чыга. 1933-1934 елларда Саба районы финанс бүлегендә хисапчы-сәркатип булып эшли. 1935-1938 елларда башта Саба район финанс бүлегендә, аннан соң Тәкәнеш районы финанс бүлегендә өлкән иминият инспекторы, аннан соң Татарстан АССР дәүләт иминият идарәсенең ревизоры булып эшли. Бу чорларда Хаҗи Гатин финанс эшчеләренең яңадан хәзерләү буенча Казанда һәм Мәскәүдә курсларда укып кайта. Ә инде сугыш башлангач 1941-1945 елларда Хаҗи Гатин Совет Армиясе сафларында баштарак рядовой, аннан соң рота һәм батальон парторгы сыйфатында Бөек Ватан сугышында катнаша. Һәм шул елларда үзе белән булган барлык әйберләрне музейга экспонат буларак тапшыра. Сугыш тәмамланганнан соң 1946 елны Совет армиясеннән демобилизацияләнеп кайткач, Хаҗи Гатин Кызыл юл районында өлкән имниятләштерүче булып эшли башлый. Ул 1943 елдан ВКП(б) әгъзасы. "Сугышчан хезмәтләре өчен" һәм "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗи Гатин моннан 7 ел элек, 2009 елның 16 нояберендә вафат була. Олы Мәтәскә авылы зиратында җирләнгән.
Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев