Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әни бер генә була ул (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Әниләрнең дә төрлесе бар. Кемдер сабыен эт баласы урынына да күрми. Кемдер үз баласы янына ике, өч-дүрт ятимне дә сыендыра. Гаиләсенә чит баланы кабул иткән әниләр белән күп тапкыр очрашкан бар. Бу юлы гап-гади татар авы­лында яшәп ятучы гаи­лә­дәге җылылык күңелгә биг­рәк­ләр дә сарылып калды. Йө­рәккә тиде: балаларны тәр­бияләп үстергән...

Әниләрнең дә төрлесе бар. Кемдер сабыен эт баласы урынына да күрми. Кемдер үз баласы янына ике, өч-дүрт ятимне дә сыендыра. Гаиләсенә чит баланы кабул иткән әниләр белән күп тапкыр очрашкан бар. Бу юлы гап-гади татар авы­лында яшәп ятучы гаи­лә­дәге җылылык күңелгә биг­рәк­ләр дә сарылып калды.

Йө­рәккә тиде: балаларны тәр­бияләп үстергән әни кеше үзе­неке кебек кадерле булган балаларны, үскәч тә, яннарыннан җибәрәсе килмичә, елап утыра. Саба районының Сабабаш авылында яшәүче Венера Минһаҗева әнә шулай дүрт баланы ятимлектән аралап, ана назын бирә.

- Ике ул үстердем. Тагын бер кыз бала үстерәсем килде. Бер елны сигез ай буена авырдым. Исән-сау рәтлән­сәм, детдомнан бер бала алыр идем, дидем. Күңелем шундый минем. Балалар йортлары яныннан еламыйча гына үтеп китә алмыйм. Районның опека бүлегенә бардык, каршы килмәделәр. Шуннан соң ике ел чират тордым. Чакыргач, сөенә-сөенә киттем. Тик без аласы баланы Балтач кешеләре алып киткән иде. Шуннан Яшел Үзәннән туп-туры Алабугага киттек. Безгә тагын бер баланы күрсәтте­ләр. 2008 елда Анастасия Иб­ра­һимова 2 нче сыйныфта укый, ә Дмитрий-Дилүскә өч яшь тә тулмаган була әле. Күрешүебез булды, шул арада Настя да, апасыннан калышмыйча Дилүс тә әйберләрен җыйный башлыйлар. Чат ябыш­тылар безгә, аерып та алып булмый хәтта. Шуграк булсалар, яшерен-батырын тү­гел, кире кайтарырмын, дип тә уйлап куйган идем. Шул көнне үк кунакка алып кайттык, - дип сөйли Венера апа. Кунакка дип кенә кайткан балалар Сабабашта бөтенләйгә калалар.
Шулай итеп Дилүс бакча­га йөри башлый, ә Настя мәк­тәпкә укырга китә. "Нәрсә эшләсәк тә, бергә эшлибез. Эш белән тәртипкә өйрәттем, "әләй-шәләй"ләр бетте. Үз­лә­ре бик тиз эшкә өй­рәнделәр. Тиз арада үсеп тә җитәрләр, кызыма 18 яшь тә тулар дип уйларга да өлгермәдем. Шундый ягымлы балалар булдылар. "Әнием", дип "м" хәреф­лә­ренә кадәр кушып әйтәләр. Гафу үтенә беләләр. Азрак авырып китсәм, борчыла баш­лыйлар. Шулар белән бө­тен чирләрем үтә", - дип сөй­ли әни кеше. Берсендә, авырып киткәч, Дилүс: "Әнием, үлә күрмә инде, тагын детдомга эләгәсем килми. Без­нең өчен генә яшә инде", - ди. Шул сүзләр бигрәк тә йөрә­генә кадала Венера апаның. "Нәкъ үземнеке булган ул Дилүс улым. Ул да, минем кебек, бө­тенесен ярата, бөтен кешегә ышана. Кайчак миңа, бигрәк беркатлы инде син, диләр. Авырлыгы да, җи­ңел­леге дә бергә инде. Зарланасым килми. Аллаһы Тәгалә сә­ламәт­лекне бирсен. Авырып кит­сәм, шушы балаларымны уйлыйм", - дип сөйли ул.
"Үз балаларыгыз риза булдылармы?" - дип тә сорадым Венера ханымнан. "Риза булдылар. Сеңлем, дип кенә торалар. Үзара бик дус яшәделәр. Аннан киленнәр килде, алар белән дә аралашалар. Хәзер аларның үз тормышлары, үз балалары бар".
...Балалар бакчасыннан алты кечкенә бала белән б­ө­те­ре­леп-бөтерелеп кайткан Венера апага карап, сокланырга гы­на кала. Үзе бер гаилә бакчасы булган бит бу. Килен­нәрнең эш сәгате бет­кәнче авылда бакча ябыла, шуңа да Венера апа дүрт малай һәм ике кызны үзләренә алып кайта. Дүртесе оныклары булса, икесе - Венера апаның яңа­рак кына тәрбиягә алган сабыйлары. "Балаларны үстер­гәндә тәҗрибә яр­дәмгә килә. Матур итеп киендереп, тезеп алып кайтам мин аларны. Хәзер дүрт оныгым белән яңарак кына тәрбиягә алган балаларыбыз бакчага бергә йөри. Настя белән уйлаштык та, тагын сабыйлар алырга булдык. Аларны Киров өлкә­сеннән алып кайттык. Миләү­шәгә октябрьдә 6 яшь тулды, аның энекәше Илдар-Егорга - 3 яшь. Алар - бер ана балалары, әтиләре башка. Алып кайтканга август аенда бер ел була" - бу йортта Миләүшә белән Илдар тарихы әнә шулай дип башлана.
Балаларның әти-әни­ләре - 1990 елгы. Әниләре эчү­че­лек белән мавыгып, ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Айныгач, баласы исенә төшми микәнни, дип уйланган чаклары да була Венера апаның. "Курчак кебек балалар бит", - ди ул, күз яшьләрен сөртеп. Миләү­шә энекәше Илдар туганчы ук бер тапкыр детдомга эләгә, аннан тагын әнисе янына кире кайтаралар. Монда алып кайткач та кыз, әни эчә иде бит, дип еш әйтә торган була. "Сөйләмә юкны, оныт бу хакта, әниләр эчми", - дип аны авыр уйларыннан арындыра Венера апа.
...Ә баласын дистә елдан соң искә төшерүчеләр дә табыла. Настя белән Дмитрий­ның да әнисе быел шалтырата. "Теге әни" шулай дип шалтыратты, безне кайтып алырга уйлыйдыр дигән фикергә килә балалар. "Башта уйлашыйк әле, үсеп җиткәч кенә исенә төшкәнмени, дидем. Сагынуын әйтеп язганга каршы балалар: "Безне оныт, баш­та­рак кирәк иде", - дип язганнар. Дилүс бу хәбәрне бөтенләй кабул итми. Безнең әни берәү генә, дип тора.
Венера апаның күз яшьлә­ре белән сөйләгән ятим балалар тарихын еламыйча гына тыңлап та булмый. "Үземнең дә балаларны бирәсем килми. Баласын җәберләгән ананың моңа хакы да юктыр. Настя­ның монда кайткандагы хәл­лә­рен күрсәгез иде. Ул аны ике тапкыр пешерә. Хастаха­нәгә килеп хәлен дә белми. 4 яшьлек чагында баланың пешүе бигрәк тә хәтәр була. Настя белән без хастаханәдән кайтып кермәдек. Бала үсә, үскән саен тиресе тартылып каный. Җөйләр төзәлми, колготкиена ябыша, тагын каный".
Балаларны бернинди кысага да кертеп тәрбиялә­ми­ләр бу йортта. "Үз балаларымны ничек карадым, шулай тәр­бия­ләдем. Артык узын­дырмадым, орышырга ки­рәк чакта - орыштым, эш­ләргә кирәк булганда - эш­ләттем. Берсенә дә назымны кызганмадым. Дилү­семне биг­рәк тә яраттым. Үзе кеч­кенәдән назлы бала булды".
Ә бит Кукмара районыннан шушы авылга килен булып төшкән 19 яшьлек кыз бала кайчандыр мондый зур эшләргә тәвәккәлләрмен дип уйлап та карамагандыр. Миң­нислам абыйга кияүгә чыкканда бу төп нигездә әле кае­нанасының каенанасы Фә­ния әби дә исән була. Ул көннәрдән 31 ел вакыт үткән дә киткән. Бүген ул үзе каен­ана, әби һәм әни ролен үти. Миңнислам абый гомер буена гаиләнең матди бөтенле­ген кайгыртып яши. Ире булышмаса, мондый зур эш­ләргә алына да алмаган булыр иде. "Иремә дә, район­ның социаль яклау бү­леген­дәге кызларга да рәхмәтлемен. Һәр­­вакыт булышалар", - ди ул.

Сабабаш авылында бала алучы гаиләләр бер Минһа­җев­лар гына түгел. Дамира, Рәмзия апалар да алган. "Юлларында юньле кеше­ләр генә очраса ярар иде. Бала үскән вакыт тиз үтә. Әле кечкенә­ләрне "тач-тач" үбеп йокларга яткырабыз. Миләү­шә апасы Настя бе­лән йоклый. Малай­ларның үз бүл­мәсе. Әнием, син матур, диюләре йөрәккә сары май булып ята. Шушы бала­ларның тормышына сөе­неп яшәргә язсын", - диде Венера апа саубуллашканда. Әнә шундый җылы хисләр белән кайттык без Сабабаштан.

Рәсимә Галиева

Чыганак Ватаным Татарстан

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев