Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Олы Нырсыдан Сәләхиева Әлфия Гарафовна: «Мин үземне бәхетле дип саныйм...»

Мәктәбемдә күкрәп, яшьнәп үткән Алтын гомеремне кызганмыйм. Бәхет орлыклары чәчә- чәчә Сизмәдем дә еллар узганын. Әлеге шигырь юлларын мин күңел серләре сакланган сандык - көндәлек дәфтәреннән язып алдым.Ул көндәлекнең иясе - Олы Нырсы урта мәктәбендә 33 ел буе җитәкче вазифаларын башкарган, февраль аенда үзенең 55 яшьлек гомер бәйрәмен көтеп алучы...

Мәктәбемдә күкрәп,

яшьнәп үткән

Алтын гомеремне

кызганмыйм.

Бәхет орлыклары чәчә-

чәчә

Сизмәдем дә еллар

узганын.


Әлеге шигырь юлларын мин күңел серләре сакланган сандык - көндәлек дәфтәреннән язып алдым.Ул көндәлекнең иясе - Олы Нырсы урта мәктәбендә 33 ел буе җитәкче вазифаларын башкарган, февраль аенда үзенең 55 яшьлек гомер бәйрәмен көтеп алучы мөгаллимнәр остазы - Сәләхиева Әлфия Гарафовна.

Көндәлекнең кайсы гына битен ачсаң да, мәктәп тормышыннан җылы хатирәләр күз алдына килеп баса: үзен укыткан укытучыларга хөрмәт, мәктәп елларының кадерле мизгелләре, сыйныфташлар, дуслар, беренче мәхәббәт... Әлфия Гарафовнаның күңелендә укытучы булу теләге мәктәптә укыганда ук туа. Аның яшүсмер чагындагы көндәлек битләрендә укытучы булып эшләргә хыяллануын белдергән язмалар бик күп.

Сәләхиевлар гаиләсен язмыш җилләре Олы Нырсы авылына китерә. Аларның дүртенче кызлары булып туган кечкенә Әлфия 1972 нче елда урта мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга керә, ә 5 нче сыйныфка күчкәндә: "Мин рус сыйныфына күчтем!" - дип әйтеп, әти-әнисен шаккатыра. Мәктәптә бөтен тырышлыгын куеп, сәләтен җигеп, "5" ле билгеләренә генә укый ул.1978 нче елда кулына урта мәктәпне тәмамлау турында өлгергәнлек аттестаты ала.

Әлфия Гарафовнага көчле ихтыярлы булу, тырышлык, тәвәккәллек сыйфатлары әтисеннән күчкәндер. Балачак елларын күңелдә яңартканда, һәр кеше әти-әнисен искә ала. "Әти" төшенчәсе безнең гаиләдә иң югарыда тора. Әти сүзе һәрвакыт дөрес, хаклы. Зур дәрәҗәле олы кеше булуына карамастан, әтием минем якын сердәшчем дә әле. Күпме серләремне сөйлим аңа, ә ул аларны аңлап, үзенең киңәшләрен дөрес итеп бирә. Әтием, син һәрчак гадел, эшчән һәм тормышны яратучан искиткеч гүзәл кеше! Ә синең янәшәңдә сабыр, тыйнак, йомшак күңелле әнием! Ул һәрчак сиңа ныклы терәк булып яши. Мин сезнең кызыгыз булуым белән чиксез горурланам!" - дигән сүзләрне язып куйган ул көндәлек битләренә. Бу сүзләр ата белән кыз арасында никадәр самими, ихлас мөнәсәбәт булуын күрсәтә. Гаиләдә әти кешегә карата хөрмәт тәрбияләүдә, әлбәттә, әнисе Шәмсеруй апаның өлеше зур.

Мәктәпне тәмамлап, Казанга юл ала яшь кыз. Бар уе - институтка керү. Хыялый да, тәвәккәл дә булган кызый үзенең максатына ирешә. Кулына диплом алып, үзе укыган мәктәпкә укытучы булып кайта ул. Аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Тәҗрибә туплаган, үзен укыткан мөгаллимнәр Олы Нырсы мәктәбенә бик җылы кабул итәләр үзен.

14 ел буе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләү оста җитәкче булу сыйфатларына нигез булып тора. Әлфия Гарафовнаның тырышлыгын, үз эшен яратуын, һәрчак башлаган гамәлен җиренә җиткерә алуын район җитәкчелеге дә, педагогик коллектив та хуплый. Аны 1996 нчы елда мәктәп җитәкчесе итеп билгелиләр. Әлфия Сәләхиева җитәкчелек иткән еллар мәктәпнең һәрьяклап үсешендә зур урын алып тора: материаль-техник базаны ныгыту, мәктәп бинасының тышкы һәм эчке яклары яңартылу, газ белән ягуга күчү һәм башкалар. Мәктәпнең эчке ягын зәвыкландыру һәм тышкы өлешләрен эстетик яктан бизәүне дә онытмый яшь җитәкче.

Мәктәпнең төп вазыйфасы: укыту - тәрбия эшен камилләштерү, уку сыйфатын үстерү. Нәкъ менә шуны дөрес аңлый тынгысыз җитәкче. Районда беренчеләрдән булып профильле укыту, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә күчелә, югары уку йортлары белән тыгыз элемтә булдырыла. Әлбәттә, барлык эшләрнең нәтиҗәсе - шул чорда укучыларның белем дәрәҗәсе үсүе. Әлфия Гарафовнаның тырышлыгын бәяләп, аны район Советы депутаты, президиум члены, район Советы каршындагы комиссия рәисе итеп сайлыйлар. Әлфия Гарафовнаның тырыш хезмәте район мәгариф бүлеге, Теләче районының Мактау грамоталары һәм Татарстан Республикасының "Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе, Татарстан һәм Россия Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бәяләнде.

Бүген Сәләхиева Әлфия Гарафовна укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Укучыларның һәм аның кул астындагы укытучыларның уңышлары - аның да уңышлары. Ул җитәкләгән педагогик коллектив районда бердәм, эзләнүчән, иҗади эшләүчеләр рәтендә.

Әлфия Гарафовна - көчле рухлы, тынгысыз җитәкче, ә гаиләдә кадерле әни һәм сөекле дәү әни ул. Улы Русланы, югары уку йортын тәмамлап, Казанда эшли, гаилә кора, хатыны Гөлназ белән кызлары Ралинәне үстерәләр. Инсафлы, хезмәт сөючән ул үстерү - ана өчен иң зур куаныч.

"Минем өчен иң зур бәхет - бер яктан яраткан улым Русланымның гаиләсе булса, икенче яктан 33 ел эшләгән мәктәбем, хезмәттәшләрем һәм укучыларым", - ди Әлфия Гарафовна.

Ә көндәлек һаман языла, дәвам итә: "Ничек кенә булмасын, мин үземне бәхетле дип саныйм! Сәбәбе нидә соң, дисезме? Яратып башкарган эшем, кадерле балаларым. Шушы ике матур, изге төшенчә , яшәвемнең мәгънәсе булып,янәшәмдә мине озатып баралар. Гомер... Әле генә барысы да алда кебек иде... Яшьлек еллары да беркайчан да бетмәс-төккәнмәс, мәңгелек кебек. Ә артка карасаң..."

Юк, үткәннәргә борылырга кирәкми, чөнки барлык тормыш борчуларын оныттырып торырга аның мәктәбе, яраткан гаиләсе, эше, укучылары бар.

Гөлнара Мөбинова,
мәктәпнең татар теле, әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев