Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Органнарга ял кирәк

Соңгы елларда кеше организмындагы шлаклар һәм токсиннар (агулы матдәләр) турында бик күп сөйлиләр. Авыруларның да күбесен шуңа бәйләп аңлаталар. Әмма нинди була соң ул кешедәге шлаклар? Кеше организмына җыелган зарарлы матдәләр ул, ди белгечләр. Моңа агулы матдәләр дә, холестерин кисәкчекләре, ташлар, тозлар, радионуклидлар, нитрат һәм нитритлар, авыр металлар һ.б. керә....

Соңгы елларда кеше организмындагы шлаклар һәм токсиннар (агулы матдәләр) турында бик күп сөйлиләр. Авыруларның да күбесен шуңа бәйләп аңлаталар. Әмма нинди була соң ул кешедәге шлаклар? Кеше организмына җыелган зарарлы матдәләр ул, ди белгечләр. Моңа агулы матдәләр дә, холестерин кисәкчекләре, ташлар, тозлар, радионуклидлар, нитрат һәм нитритлар, авыр металлар һ.б. керә.

Каян килә?


Шлаклар организмга әйләнә-тирә мохиттән - һава аша килеп эләгә. Икенче яктан турыдан-туры организм эчендә дә барлыкка килә. Әмма нинди юл белән барлыкка килүенә карамастан, аннан вакытында котылу хәерле. Икенче төрле әйткәндә, ул - организмдагы чүп-чар. Өйне даими җыеш­тырып торган кебек, организмны да "чистартып" тору мәслихәт. Шлак арткан саен органнар яхшы эшләүдән туктый. Шлакланган организм - авыру организм ул.


Ничек белергә?


Организмның шлаклануын ничек белергә соң? Аның кайбер үзенчәлекләре бар. Мисал өчен, эчтә гел газ җыелу, артык коры яки артык майлы тән тиресе, бетчәләр, пигмент таплары, тәннән начар ис килү, аллергия күренешләре, теш казналары канау, авыздан начар ис килү, еш тирләү, күкрәк­ләр­ләрдән бүлендек килү, хәлсезлек, йокысызлык, тиз кызып китүчән­лек һәм тиз аручанлык һ.б. Шушы билгеләрнең берәрсе генә күзә­телсә дә, организмда шлак кү­бәйгән дигән сүз. Ике яки аннан да күбрәк билге күзәтелсә - кичек­мәстән чара күрү хәерле.


Мунча керегез


Зур мегаполиста яшәп, көн саен агулы һава сулап, шлаклардан һәм агулы матдәләрдән бары тик үләннәр ярдәмендә генә дәва­ланып була дип уйлау дөрес түгел. Чөнки аларның күләме организмда көннән-көн арта гына. Шуңа күрә көрәшне даими-гомерлек итәргә кирәк. Моның өчен күбрәк саф һавада, табигатьтә булырга, яшелчә, җиләк-җимеш белән тук­ланырга, чиста су эчәргә, юына һәм юа торган синтетик чаралардан (шампунь, порошок, сабын һ.б.) азрак файдаланырга. Иң мөһиме - атнага бер булса да мунча керергә! Тир белән бергә организмнан начар матдәләр дә чы­гып китәчәк.


Клизмалар белән мавыкмагыз!


Клизма - организмны тиз арада чистарту өчен кулланыла торган чара. Әмма аның ярдәмендә эчәклек микрофлорасына зыян китерергә мөмкин. Иң яхшысы - эчне йомшарта торган үлән чәйләрен эчү.


Белүең хәерле


Чистарту процедураларына керешкәнче, иң башта организм­ның гомуми торышын белергә кирәк. Мисал өчен, бөерләрендә таш булган кешегә мондый адымга бик уйлап барырга кирәк. "Чис­тарыну" барышында таш кисәк­ләре кирәкмәгән җирдә кысылып калырга, килеп төртелергә мөм­кин. Тагын да яманрак хәлгә таруың бар.


Организм үзе дә белә


Чистарыну вакыты җиткәнен организм үзе дә белә. Әгәр дә кеше дөрес тукланып, сау-сәламәт яшәү рәвеше белән яши икән, шлаклар һәм агулы матдәләр организмнан табигый юл белән үзе дә чыга.


Ач тору файдалы


Ничек кенә кызык һәм кызганыч тоелмасын, әмма организмны иң нык "пычратучы" нәрсә - ул да булса ризык икән. Көн саен кыздырылган, майлы, ысланган, тозлы, борычлы кебек зарарлы ризыклар ашап кына да организм нык агулана. Котылу чарасы бер генә -ач тору. Бу вакытта организм барлык агулы мат­дә­ләрдән чистара. Моның өчен артыгын тырышырга кирәкми, атнасына 1-2 көн дә җитеп тора. Бу әле авызга берни капмаска дигән сүз түгел. Көн буена йә җиләк-җимеш ашап, йә булмаса кефир эчеп торырга. Җит­мәсә, ашказаны да ял итә. Ач торганда ке­шенең каны тизрәк йөри башлый, тәне чистара, эчәк микрофлорасы яхшыра, буыннар яхшыра.

Халык медицинасы


. Бер чәй кашыгы вакланган тузганак тамырына 200 мл (1 стакан) су салырга һәм 3-5 минут кайнатырга. Уттан алырга, чүпрәк белән төреп, 50-60 минут төнә­тергә. Эчемлекне стакан күләмен­дә көненә 4 тапкыр ашар алдыннан җылы килеш эчәргә. Дәвалану курсы - 14 көн.


. 3 аш кашыгы вакланган кара җиләк яфрагына ярты литр кайнаган кайнар су салына. Шуны ярты сәгать төреп төнәтергә кирәк. Җылы көе ашаганнан соң стакан күләмендә көненә өч тапкыр эчәргә киңәш ителә. Дәвалану курсы - 1 ай.

("Ватаным Татарстан", )

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев