Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Рак хөкем карары түгел, яки авырудан саклану юллары

Татарстанда гомуми үлем сәбәпләре белән бергә, онкологик авырулар нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 8 процентка артуы күзәтелә. Шул сәбәпле, 2016 ел онкологик авыруларга каршы көрәш елы буларак игълан ителде. Республика сәламәтлек саклау министры, үлүчеләр санының күп булуы, сәламәтлек саклау оешмасының гына проблемасы түгел дигән фикердә: "2014 елда, без республикада һәр 45нче кеше...

Татарстанда гомуми үлем сәбәпләре белән бергә, онкологик авырулар нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 8 процентка артуы күзәтелә. Шул сәбәпле, 2016 ел онкологик авыруларга каршы көрәш елы буларак игълан ителде.

Республика сәламәтлек саклау министры, үлүчеләр санының күп булуы, сәламәтлек саклау оешмасының гына проблемасы түгел дигән фикердә: "2014 елда, без республикада һәр 45нче кеше авыру дип сөйләсәк, 2015 ел нәтиҗәләре буенча бу сан - һәр 43нче кешегә туры килә. Татарстанда ел саен яман шешнең 1600 яңа очрагы ачыклана. Алар арасында хатын - кызлар 52 процент, ир-атлар - 48 процент. Без ракның хөкем карары түгел, ә диагноз икәнен күрсәтергә телибез".

2010-2011 елларда республикада, милли онкологик программаны тормышка ашыру вакытында, халыкка махсус онкологик ярдәм күрсәтүче онкологик кластер оештырылды. Бу, үз чиратында, онкологик чирләрне ачыклау, диагностика һәм дәвалауга корылган. Сәламәтлек саклау оешмалары базасында, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен, 70 беренчел онкологик кабинетлар һәм алты беренчел онкологик бүлекләр булдырылды.

2015 ел нәтиҗәләре буенча, районда онкологик авырулардан 28 кеше үлгән, шуларның 6сы эш яшендәге кешеләр. 2016 елның беренче кварталында яман шештән 6 кеше үлгән, шуларның 2се эш яшендәгеләр.

Ракны кисәтүнең 10 кагыйдәсе:

1. Тәмәке тартуны ташлагыз. Ул барлык төр үлем сәбәпләренең 20 процентын тәшкил итә. 70 процент очракта тәмәке тарту үпкәдә һәм ирендә ракның барлыкка килүенә сәбәпче булып тора.

2. Алкоголь кулланганда да чамасын белегез. Спиртлы эчемлекләр, төрле шәраблар авыз куышлыгында, йоткылык һәм ашказаны-эчәклектә яман шешнең барлыкка килүенә бер сәбәп.

3. Озак вакыт кояш нурларында булудан сакланыгыз. Ультра-фиолет нурланышның кирәгеннән артык йогынтысы сәламәтлек өчен зыянлы.

4. Эш урыннарында сәламәтлек саклау кагыйдәләрен үтәгез. Канцерогеннарның ракны барлыкка китерүдә йогынтысы зур.

5. Туклану рационы кагыйдәләрен саклагыз. Ешрак җиләк-җимеш, яшелчә, сок һәм файдалы ризыклар ашарга тырышыгыз.

6. Артык авырлыктан сакланыгыз. Югары калорияле азык-төлекне ашауны киметегез. Көненә 40 минут дәвамында физик актив булыгыз.

7. Әгәр дә сез үзегездә гадәти булмаганча, шеш яки кан килү очракларын күзәтәсез икән, тиз арада табибка күренергә кирәк.

8. 45 яшьтән соң ел саен медицина тикшеренүе үтәргә кирәк.

9. Хатын-кызларга даими рәвештә УЗИ, 35 яшьтән 45 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр, ә 45тән соң ел саен маммографик тикшеренү үтү зарур. Бала табу һәм аны имезү күкрәк бизләре рагыннан куркынычны киметә.

10. 20 яшьтән ел саен хатын-кызлар консультациясендә күренеп торырга онытмагыз.

Лилия Кыямова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев