Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сагынып кайттык сезне, якташлар!

Авыл клубларында үткәрелгән бәйрәм-чаралар ничектер күңелгә җылы хисләр тудыручы, якын булып уелып кала. Шушы көннәрдә Ямбулат якларына барырга туры килде. Әллә нинди якын туганы белән күрешкән төсле авыл апалары кул биреп исәнләшә, «Утыр балам яныма» дип, һәрберсе үз гозерләрен җиткерә. Ә клуб, халык белән шыгрым тулы. Биредә «Бер күрешү -...

Авыл клубларында үткәрелгән бәйрәм-чаралар ничектер күңелгә җылы хисләр тудыручы, якын булып уелып кала. Шушы көннәрдә Ямбулат якларына барырга туры килде.

Әллә нинди якын туганы белән күрешкән төсле авыл апалары кул биреп исәнләшә, «Утыр балам яныма» дип, һәрберсе үз гозерләрен җиткерә. Ә клуб, халык белән шыгрым тулы. Биредә «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән исем астында якташлар кичәсе узды. Әйе, чыннан да, бик сагынышып кайткан якташлар. Сәхнәгә чыккан һәркем үзенең тормыш юлын сөйли, ахырдан җырлары белән авылдашларына сәламнәрен җиткерә.
- 1972 нче елларда ук авылдан чыгып киткән иде, тавышы һаман да көр икән,- дип таныштырып утыра сәхнәдәгеләр белән янәшәмдә утыручы Оркыя әби. Ә сәхнәдә, сөбеханалла күз тимәсен, сиксәненче дистәне ваклаган Газзә апа борынгы көйләрне суза. - Узды да китте яшьлегем, узганын да сизмәдем….Ул баянга кушылып җырлый, ә тамашачы-чордашларының күз яшьләре тәгәри...
Әнә, тальян гармуннарын күтәреп Чаллы шәһәреннән кайткан Нуретдин абый да чыкты авылдашлары каршына. Әле берсен алып, әле икенчесен алып өздерә генә гармунында. Алай гына да түгел, Нуретдин агай Чаллыда азан әйтүчеләр арасында җиңүче булып та танылган икән. Соңыннан ул Ямбулат авыл клубына үзеннән бер истәлек итеп тальян гармунын да бүләк итте.
- Әлеге бәйрәмне үткәрергә уйлагач, хәзерге мәшәкатьле заманда һәркемнең үз эше, үз тормышы, кайта аламаслар дип шикләнеп тә калдым. Аллага шөкер, ниятләгән уебыз барып чыкты, - ди клуб мөдире Гөлфия апа.
Өч сәгатьтән артык утырса да, талчыкмады халык. Сәхнәгә чыккан һәрбер кешенең сүзенә кушылып, «Әйдә, Ямбулат турындагы шигыреңне сөйлә әле, теге без яраткан Чабата көен уйна әле», - дип утырдылар. Менә шунда инде ул чын халыкчанлык, дип уйлап куясың, чөнки биредә бернинди ясалмалык та юк, сине бер кеше дә гаеп итми, тартынып та тормыйсың. «Мин дә шушы авылдан чыккан, Ямбулатта туып-үскән»,- дип горурланып утырасың.
Тамаша беткәч тә, халык кайтып китәргә бер дә ашыкмый, «Наза» лы, «Йөзек салышлы» кебек уеннар уйнап, күптән күрмәгән авылдашлары белән икәүдән- икәү генә сөйләшә, хәл-әхвәлләрен сораша. Капка төбенә дә чыгып утыра алмый торган кышкы озын кичләрдә, авыл кешесенең күңелен күтәрү өчен менә дигән чара булды бу.
Алсу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев