“Сәер” директор буразнасы
Саба аграр көллиятендәге хәлләр "сарафан радиосы" аша күптән таралган. Әти-әниләр бирегә балаларын тәртипкә керсен, тормышта яшәргә өйрәнсен өчен җибәрә. Хәер, аның директоры да - бик үзенчәлекле кеше. Студентлар белән бергә иртән физик күнекмәләр ясый, алар белән бер өстәл янына ашарга утыра. - Безнең иң зур дәрәҗәбез - район җитәкчеләренең, әти-әниләрнең...
Саба аграр көллиятендәге хәлләр "сарафан радиосы" аша күптән таралган. Әти-әниләр бирегә балаларын тәртипкә керсен, тормышта яшәргә өйрәнсен өчен җибәрә. Хәер, аның директоры да - бик үзенчәлекле кеше. Студентлар белән бергә иртән физик күнекмәләр ясый, алар белән бер өстәл янына ашарга утыра.
- Безнең иң зур дәрәҗәбез - район җитәкчеләренең, әти-әниләрнең уку йортына булган ышанычы, хөрмәте, - ди көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба өчен зур бәхет булдыгыз, кайсы тармакны гына алма, бар җирдә дә Сез тәрбияләп чыгарган егет-кызлар, дип юкка гына әйтми. Саба өчен генә түгел, бөтен республикага кадрлар әзерли алар. Кукмара, Арча, Балтач, Теләче кебек күрше районнардан тыш, хәтта Киров өлкәсеннән дә яшьләр килә. Гади СПТУдан данлы көллияткә әверелгәнче, шактый нык тырышырга туры килә үзләренә. Көллиятне тормыш мәктәбе итеп танытканнар. Яңа система белән эшли башлауларына да 13 еллап вакыт узган. Биредәге тәртипне белеп алган әти-әниләр дә тугызынчыны тәмамлаган ул-кызларын бирегә җибәрергә тырыша. Нәтиҗәдә конкурс барлыкка килгән, бер урынга әллә ничә абитуриент дәгъва кыла. Көллият бинасы да кечкенәеп калган. Хәзер яңа бина төзү эшенә керешкәннәр.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Көллиятнең беренче үзенчәлеге - биредә һәркем иртәсен физик күнегүләрдән башлый. Һәр көнне иртәнге сигезенче яртыда йөгерергә чыгалар. Егетләр дүрт чакрым йөгерсә, кызлар - өч. Аннан 50 минут чамасы - сәламәтләндерү күнегүләре. "Кешенең сәламәтлеге умыртка сөягенә бәйле. Шуңа да төрле күнекмәләр ясауны гадәткә керттек", - ди көллият директоры. Бу да юктан гына барлыкка килмәгән. Моңа кадәр дә җитәкче постларда эшләгән Закирҗан әфәнденең гәүдә авырлыгы 105 килограммга җитә. Хастаханә юлыннан кайтып керми. Тукта, үземне үзем карамасам, миңа беркем дә ярдәм итмәячәк, дип уйлый ул. Яшелчәләр ашый башлый, физик күнегүләргә күчә. Хастаханә юлын оныта. Көллият директоры булып билгеләнгәч, үзе артыннан егет-кызларны да ияртә. Алар белән бергә күнегүләр ясый, йөгерә, чаңгыда чыга, гәүдәсе яшь егетләрнеке кебек ыспай хәзер. "Мин 24 сәгать буена йокламыйча да эшли алам, сәламәтлегемнән зарланмыйм, күнегүләр нык ярдәм итә. Егет-кызларда да үзгәрешләр күзәтелә. Бер кызыбызның бума ютәл авыруы бетте, моңа табибының да исе киткән", - ди "сәер" директор.
Ашауны да режимга салганнар. Биредә белем алучы 440 егет-кызга көненә өч тапкыр кайнар ризык ашаталар. Коры-сарыны бөтенләй тыйганнар. Егетләргә тәлинкәдә ризык калдыру рөхсәт ителми. Нык булып формалашу өчен, тиешле дәрәҗәдә тукланырга - салатын да, ашын да, боткасын да ашарга киңәш ителә. Ә менә кызларга исә мондый таләпләр юк. Көллияттә ашаган өчен бер тиен дә түләмиләр.
Җиде автобус һәр шимбә саен студентларны районнарына кайтарып куя, дүшәмбе килеп ала. Чыгымнарны тулысынча уку йорты үзе күтәрә, әти-әниләрдән акча алынмый. "Тәртип булган җирдә акча әрәм-шәрәм ителми. Без акчаны экономиялибез дип кысмыйбыз, тота беләбез. Укучылар электрны да теләсә ничек яндырмый, сүндереп йөриләр. Беренче еллар белән чагыштырганда чүп тә нык кимеде. Суны да сак тотарга тырышалар. Булган әйберләрне ватмыйлар, җимермиләр, пычратмыйлар", - дип җавап бирде директор, акчаны каян табасыз, дигән сорауга.
Белемле меңне егар
Аларны уку барышында гаиләдә акча тотарга өйрәтәләр. Беренче курска укырга килгән студент үзләренең гаилә бюджетын төзи. Бу эшне ул әти-әнисе белән ел дәвамында өйрәнеп эшли. Газга, утка, суга күпме акча киткән, азык-төлек өчен күпме тотылган, телефон, транспорт, салым һәм башка шундый чыгымнарны тиенләп исәплиләр. Аннан кергән акчаны кушалар. Көллияттән бирелгән 590 сум стипендия дә, әти-әни, әби-бабай акчасы янына кушылып, гаилә бюджетын тәшкил итә. Терлек асрап сатсалар, аның акчасы да өстәлә... "Без әти-әнидән ниләр генә сорамыйбыз. Акчабыз күп түгел икән бит. Аны сак тотканда гына гаилә тормышын алып барып буласын аңлый башладылар", - ди директор урынбасары Чулпан Сөнгатова.
Тормышта яшәргә өйрәтүнең тагын бер юлы - бизнес-проект эшләү. Бу - көн кадагындагы заман таләбе. Чөнки күпләребез бизнес турында бөтенләй белми, эш башлауның серен аңлый алмый интегә. Чулпан ханым белән егет-кызлар эшләгән проектларны карап утырабыз. Мөгезле эре терлек, күркә, каз, үрдәк асраудан тыш, яшелчә үстерү серләрен дә, икмәкханә, чәчтарашханә, чәчәк кибете, кием тегү, автоюгыч, видеооператор һәм башка проектларны күрергә була. Һәрбер эш үзенә җәлеп итә. Әнә бер студент күркә үстерү бизнес планын төзегән. 500 баш алган очракта, азык өчен күпме тотылуын, юл чыгымнары, салымнар, хезмәт хакы, эшкәртү, сату - барын да исәпләп язып чыккан. Проекттагы саннарны да күктән алып язмыйлар. Кош-корт бизнесын өйрәнүчеләр, инкубатор белән элемтәгә кереп, бәяләрне өйрәнә, исәпли, ничек эшләгәндә табыш кертеп була - белгечләрдән киңәш сорый. Сату базарын да өйрәнә. Итен генә түгел, эч-башын нинди бәяләрдән урнаштыру мөмкинлеге белән кызыксына. Шулай итеп ул күркә асрауның табышлы икәнен ачыклаган.
- Кайбер дәресләргә кереп утыргач, балаларның шулкадәр итеп бизнес-планнарны яклауларын, белеп эш итүләрен күреп, аптырап, гаҗәпсенеп калабыз. Безнең уку йортын тәмамлаучылар арасында эшләгән проектлары белән үз бизнесларын ачучылар бар, - ди Чулпан Сөнгатова.
Көллияттәгеләр бу юлны, Закирҗан буразнасы, диләр. Җитәкче исә бу юлның борынгыдан килгән тормыш мәктәбе булуын әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев