Шәтке авылында яшәүче терелекче ханым Минзилә Мингалимова белән әңгәмә
Икътисади һәм иҗтимагый тотрыклылык, кибет киштәләрендәге һәм өстәлләребездәге муллык күпчелек очракта авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларның эшчәнлегенә бәйле. Җаваплылыгы чикләнгән “Фортекс” ширкәте, инвестор буларак, ике авыл хуҗалыгы предприятиесен аякка бастыру һәм үстерү өстендә эшли. Бу язмада сүз Шәтке авылын үз канаты астына алган “Агролак” ширкәте һәм анда хезмәт куючы хезмәт кешеләре турында барыр.
Ширкәтнең төп юнәлеше - терлекчелек һәм игенчелек. Җаваплылыгы чикләнгән “Фортекс” ширкәте 2013-2017 елларда, “Агролак” ширкәтен ныгыту максатыннан, 150 млн. сум күләмендә инвестиция кертә. Әлеге капитал салулар авыл хуҗалыгы биналарын төзекләндерү һәм яңа объектлар төзү, авыл хуҗалыгы техникасын яңарту, мөгезле эре терлек сатып алу өчен кулланыла. Ширкәттә иң өстенлекле юнәлеш - сөтчелек. “Агролак” ширкәте мөгезле эре терлек үрчетә, сөт продуктлары һәм ит ярымфабрикатлары җитештерә. Бүген ширкәттә 1100 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Моннан тыш, әлеге ширкәт игенчелек тармагы белән дә шөгыльләнә. Җитештерелгән уңышның яртысы терлек азыгы әзерләүгә тотыла. “Агролак” ширкәте басуларында арыш, бодай, борчак, арпа, солы кебек культуралар игелә. Соңгы өч елда бөртекле культуралар уңдырышлылыгы 1,7 процентка үсте, һәм һәр гектардан җыеп алынган уртача иген уңышы 33,2 центнер тәшкил итә.
Оешмада 90 кеше хезмәт куя, аларның күбесе хатын-кызлар: биш бозау караучы, унике савымчы, егерме өч механизатор, бер агроном, ике терлекче, ике ветеринар табиб. Авыл хуҗалыгы өлкәсе сезонлы эшләр белән бәйле булганлыктан, сезонлы эшләр вакытында өстәмә ун эшче яллана.
Биредә ширкәт белән грамоталы һәм югары һөнәрилеккә ирешеп идарә итү, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы һәм эшкә намуслы карашлары аркасында югары һәм тотрыклы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Күптән түгел без гомерен туган хуҗалыгында терлекчелек өлкәсендә хезмәт итүгә багышлаган бозау караучы Минзилә ханым Мингалимова белән әңгәмә корып алдык. Аңа тыйнаклык һәм хезмәт сөючәнлек хас.
- Минзилә апа, хезмәт юлыгызны кайчан һәм нәрсәдән башладыгыз?
- Мин терлекчелек тармагында чирек гасырдан артык хезмәт куям. Әүвәл дуңгыз караучы булып эшләдем. Дуңгызчылык бетерелгәч, сыер фермасы булдырдылар һәм шунда савымчы булып эшли башладым. Соңгы ике елда бозаулар тәрбиялим. Башта ике айга кадәр булган бозаулар белән эшләдем, хәзер исә дәүрәк бозауларны тәрбиялим.
- Башкарган хезмәтегез ошыймы?
- Бик тә ошый. Бозауларны бит, бала караган кебек карыйсың. Минемчә, безнең эш тә игелекле һәм кешелекле һөнәр. Алар бозау булсалар да, бала булып калалар. Һәберсенең үз холкы, гадәте бар, иркәләгәнне яраталар. Минем өчен алар балаларым кебек, чирләсәләр кайгырам, дәвалыйм.
- Эшегез нидән гыйбарәт?
- Безнең яңа торакта 200 бозау тәрбияләнә. Минем эшем - аларны ашату, эчертү, асларын чистарту, асларына коры салам түшәүдән гыйбарәт. Чирләп китсәләр, ветеринар чакырам, аңа бозауны савыктырырга ярдәм итәм. Мин көн саен эшлим. Күптән түгел генә бозаулар өчен яңа торак төзеделәр. Бозау караучылар өчен уңай эш шартлары булдырылды.
- Хезмәттә казанышларыгыз бармы?
- Безнең эшкә бозауларның тәүлеклек үсешенә, ягъни артымга карап бәя бирелә. Аллага шөкер, хезмәт күрсәткечләребез яхшы, нормадан 20%ка артык. Дүрт айлык һәм аннан зуррак бозауларның артымы 850-950 граммга җитә. Хезмәт хакы турыдан-туры шушы күрсәткечләргә бәйле.
-Әлеге уңышыгызның сере нидә?
- Әлбәттә, беренче чиратта, без ашатасы ризыкның туклыклы һәм витаминнарга бай булуы мөһим. Моннан тыш, бозауга яхшы тәрбия һәм җылы, коры урын кирәк.
- Соңгы елларда хуҗалыкта барган үзгәрешләр турында әйтеп китсәгез иде.
- Үзгәрешләр бик күп булды. Шунысы сөенечле, алар барысы да уңай. Беренчедән, эш шартлары яхшырды, икенчедән, хезмәт хакын вакытында, соңаруларсыз алабыз. Быел безгә җылытылган, вентиляциясе булган бозаулар торагы төзеделәр. Фермабыз яхшы, эшебез ошый. Миннән тыш, тормыш иптәшем белән улым да әлеге ширкәттә хезмәт куя. Тормыш иптәшем сакчы, улым эшче сыйфатында эшли.
Авыл җирендә яшәү, хезмәт итү кешедән фидакарьлек, тәвәккәллек һәм сабырлык сыйфатлары таләп итә. Кеше туган җирен, авыл хезмәтен яратса, димәк, бу аның язмышы.
Лилия Мөэминова. Казан-Шәтке.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев