Максабаш авылында яшәүче Фатих Зарипов сугыш чоры баласы, әтисе сугышка киткәндә ул яшь бала булып кала. Шуннан бирле күпме гомерләр үткән, күпме сулар аккан... Инде тормыш көтәсе кешесе Сәлимәгә өйләнеп, бергә яши башлауларына да 50 тулып киткән.
Сугыш чоры балаларының барысына да хезмәт юлын бик иртә башлап җибәрергә туры килә.Фатих...
Максабаш авылында яшәүче Фатих Зарипов сугыш чоры баласы, әтисе сугышка киткәндә ул яшь бала булып кала. Шуннан бирле күпме гомерләр үткән, күпме сулар аккан... Инде тормыш көтәсе кешесе Сәлимәгә өйләнеп, бергә яши башлауларына да 50 тулып киткән.
Сугыш чоры балаларының барысына да хезмәт юлын бик иртә башлап җибәрергә туры килә.Фатих та җидееллык мәктәпне тәмамлауга ук эшли башлый. Егетнең тырышлыгын, булдыклылыгын күреп, аны колхоз идарәсенә эшкә чакыралар. Исәп-хисап эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкара ул. Ләкин аның күңеле техникага тартыла, бигрәк тә шофер һөнәрен үз итә ул. Теләген тормышка ашыру максатыннан ул шоферлар әзерләү мәктәбендә укып кайта. Аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайтуга, шофер хезмәтенә алына һәм лаеклы ялга чыкканчы, кырык елдан артык, шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәтне башкара. Хезмәт итү дәверендә бик күп дәүләт бүләкләренә лаек була. Шулар арасында иң кадерлесе һәм мәртәбәлесе, өченче дәрәҗә Дан орденыдыр, мөгаен.
Тормыш иптәше - Сәлимә дә күп балалы гаиләдә туган сугыш чоры баласы. Аны да юклык, ачлык, ялангачлык читләтеп үтмәгән. Ул да хезмәт юлын бик иртә колхоз эшендә башлап җибәрә. Соңрак махсус белем алып, сәүдә системасында хезмәт куя. Аннары лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә эшли. Сәлимәнең дә хезмәт стажы кырык елдан артып китә. Гаиләсендә дә аны бик яраттылар. Каенанасы белән бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, үрнәк каенана һәм килеп булып яшәделәр. Каенанасы да оныкларын үстерешеп, аларга һәрчак изге теләкләр генә теләп, улы, килене тарафыннан кадер-хөрмәттә яшәп, һәрбарчасына догасын калдырып, шактый еллар элек вафат булды.
Инде Фатих белән Сәлимәнең дә үз балалары үсеп җитеп, кайсы кая таралашты. Балаларның өчесе дә югары белемле. Олы уллары Фирдүс Казан шәһәрендә яши, бик җаваплы тармакны җитәкли. Икенче уллары Илдус - районыбыз җитәкчесе, ә кызлары Тәслимә Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Аларның өчесе дә тәүфыйклы, тәрбияле, шәфкатьле булып үстеләр. һәрберсе гаиләле, нәсел җепләрен дәвам итеп, балалар үстерәләр. әти-әниләре янына еш кайтып, булышып, аларны кадер-хөрмәт итеп яшиләр. Кияү-киленнәр дә, әти-әни дип һәрчак өзелеп торалар. Оныклар да әби-бабалары янына еш кайталар, һәрчак булышып яшиләр.
Гаилә башлыгы Фатих лаеклы ялга чыгу белән гамәл-гыйбадәт белән яшәүне өстен күреп, дин юлыннан китте. Ул авылыбыз мулласы. Мәчетебезне, зиратны һәрвакыт тәртиптә тота. үз вазифасын зур җаваплылык тоеп башкара. Гомумән, бу гаиләдәгеләр - Фатих та, Сәлимә дә иң кирәкле кешеләр - алар авылыбызда ихлас күңелдән дини йолаларны башкаралар.
Мөхтәрәм авылдашлар! Алга таба да сау-сәламәт булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тигез гомер кичереп, озын-озак яшәгез, бары тик шатлык-куанычлар гына күрергә насыйп булсын, Сезгә.
Тәнзилә Шәрәфиева.
Максабаш авылы
Нет комментариев