Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче питомнигының эшчәнлеге турында. Журналист күзәтүе

Өч ел инде Теләче питомнигы декоратив куакларны профессиональ үстерү белән шөгыльләнә. Алай гына түгел, Теләченең яңа паркындагы декоратив куакларны, каштан агачын да алар утыртты. Питомник җитәкчелегенең хыялы, районыбызны декоратив куаклыклар утыртып, яшеллеккә төрү. Биш гектар мәйданны биләгән участокта 25 мең төп декоратив куак үсә. Агач үстерү җиңел хезмәт түгел. Бер...

Өч ел инде Теләче питомнигы декоратив куакларны профессиональ үстерү белән шөгыльләнә. Алай гына түгел, Теләченең яңа паркындагы декоратив куакларны, каштан агачын да алар утыртты. Питомник җитәкчелегенең хыялы, районыбызны декоратив куаклыклар утыртып, яшеллеккә төрү.

Биш гектар мәйданны биләгән участокта 25 мең төп декоратив куак үсә. Агач үстерү җиңел хезмәт түгел. Бер агачны сатар өчен көннәр, айлар гына түгел, еллар кирәк. "Бүген агач утырттым да, табыш алдым дигән сүз түгел, моның өчен дистә еллар кирәк булырга мөмкин," - ди "Плезир-ландшафт"ширкәте җитәкчеләре Фоат Галәветдинов белән Наил Гарифуллиннар. Бу көннәрдә питомникта көзге үсентеләрне утырту белән мәшгульләр. Үрчетү өчен, махсус үстерелә торган декоратив куаклардан чыбыкчалар алынып, теплицага утыртыла. Көз көне төпләндерелә торганнары яфраксыз була. Икенче елга, чыбыкча тамыр җибәргәч, үсентеләр кечкенә чүлмәкләргә утыртыла. Агач ныклап үсеп киткәч, сату өчен зуррак чүлмәккә, яки, ачык грунтка күчерелә. 1000 данә утыртылган декоратив куакларның бөтенесе дә тамыр җибәреп үсеп китә дигән сүз түгел. Кайбер төр агачлар 50, 80 процентка кадәр яңармаска мөмкин. Чүлмәктәге агачларны кызу һава торышы булганда утыртсаң да яхшы төпләнә.

Биредә "Барбарис", "Пузыреплодник", "Кизильник блестящий", "Сперия" кебек декоратив куакларның берничә төре үсә. Теләче төбәге өчен ят булган каштан агачын да биредә күрергә була. Аларның да саны ике меңгә җиткән. Араларында бер ел, ике ел үскәне бар. Матур итеп төпләнеп киткән 1000 данә юкә агачын өч елдан сатарга ниятләре. "Биш гектар җиргә нәрсә генә утыртып бетерербез дип борчылган идек, хәзер агач утыртырга җир җитми башлады", - ди Теләче питомнигы директоры Руслан Гыймаев.

Берничә елдан, 19 гектар мәйданга җиләк- җимеш агачлары утыртып, питомникны тагын да киңәйтергә хыяллана җитәкчелек. Хәзерге вакытта зур, заманча теплица төзелеп бетү алдында. Икенче елга биредә кыш аенда да эш тукталып тормаячак. Үз техникалары булган оешма эшчәнлеген елдан-ел киңрәк җәелдерергә исәпли. Бу исә район халкына өстәмә эш урыннары дигән сүз.

Куакларны күпләп сату отышлырак. Төрледән-төрле сыйфатлы куакларны күпләп алырга теләүчеләр аз түгел.

Тынгысыз хуҗалар үз көчләренә генә таянсалар да, район җитәкчелеге дә эшлим дип торган эшмәкәрләргә ярдәм кулы суза. Буш җирдә питомник булдыру байтак суммага төшкән. Шунысын да әйтергә кирәк, заман белән бергә атлаучы питомник хуҗалары су коесы казыган, агачларга су тамчылап тама торган итеп көйләнгән. Чүлмәкләргә утыртылучы үсентеләр өчен торф-балчыкны Псков өлкәсеннән кайтарталар. "Әле эшлисе эшләрнең исәбе аз түгел",- ди 15 ел ландшафт өлкәсендә кайнаган, тәҗрибә туплаган Фоат әфәнде.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев