Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районында язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат

11 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Илфар Баев белән, районыбыз басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышып кайттык. Без булган җаваплылыклары чикләнгән "Тукаш", «Таң» һәм «Игенче» ширкәтләрендә кызу темпта эш кайный. Бу атнада районда иртә культураларны чәчү төгәлләнәчәк. Әлегә ул җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш"...

11 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Илфар Баев белән, районыбыз басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышып кайттык.

Без булган җаваплылыклары чикләнгән "Тукаш", «Таң» һәм «Игенче» ширкәтләрендә кызу темпта эш кайный. Бу атнада районда иртә культураларны чәчү төгәлләнәчәк. Әлегә ул җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәтендә, "Сөт иле-Теләче" агрофирмасының кайбер бүлекчәләрендә генә калып бара. Башка хуҗалыкларда бүген, нигездә, кукуруз, рапс, көнбагыш кебек соң культуралар, күпьеллык үләннәр чәчелә, һәм игеннәрне тәрбияләү эше белән шөгыльләнәләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 12 май көнне алынган мәгълүматларга күз салсак, район буенча барлык мәйданнарның 17240 гектары (74% ы) чәчелгән. Шуның 12530 гектарын (875%ы) иртә культуралар тәшкил итә. 3220 гектары - сабан бодаена, 5760 гектары арпа, 1249 гектары - солы, 1077 гектары - борчак, 164 гектары вика культурасына туры килә. Ә менә орлыкка дип чәчелгән кукурузның мәйданы 1060, силоска дигәне 1890 гектар (48%) тәшкил итә. Аксымга бай булган рапс культурасы 690 гектарда (47%) игелгән. Берьеллык үләннәр 2130 гектарда тулысынча туфракка күмдерелгән. Чәчелергә өлгергән күпьеллыкларның мәйданы 1200 (43%) гектар.

Сабан чәчүе белән беррәттән, хуҗалык-лар игеннәрне тәрбияләү эшен дә актив алып баралар. Бүген 6300 гектарда игеннәр чүпкә каршы эшкәртелсә, авыруларга һәм корткычларга каршы 600 гектарда эш башкарылган. Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтенең иген кырлары төрле урыннарга таралып урнашуы белән дә үзенчәлекле. Кырларның бер чиге Теләчегә тоташса, икенчесе "Таң" ширкәтенә, өченчесе Саба районына барып тоташа. Барлык басу-кырлар да уч төбендәге кебек ярылып ятса, эшне оештыру бермә-бер җиңелдер. Шулай да, кибәхуҗалылар икмәк язмышына битараф түгел. Быелгы чәчүне дә үз вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгуга зур көч куялар. Шунысы куанычлы, планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу өчен хуҗалыкның үз көче һәм кешеләре җитәрлек. Кече, Олы Кибәхуҗа авыллары тирәсендәге кырларда техника гөрелтесе иртәсен дә, кичен дә тынып тормый. Һәр нәрсәнең үз вакыты дигәндәй, апрель-май айларында трактор тавышлары, туфрактан аз гына күтәрелгән тузан янында, өлкәннәр әйткәндәй, киләчәккә зур өмет, шатлык уяна. Без барган көнне дә механизаторлар Кече Кибәхуҗа өстендәге басуда туфракка кукуруз, күпьеллык үлән күмдерәләр иде. Яшь механизатор Ирек Кәримуллин, ярдәмчесе Рамил Миңнебаев белән 120 гектарда кукурузның "Катерина" сортын чәчсә, хуҗалыктагы тәҗрибәле тракторчы-ларның берсе Фидәрис Камалиев агрегатында эшләүчеләр, һич зарланмыйча, 87 гектарда люцерна чәчү белән мәшгуль иде. Шунысы куанычлы, Рөстәм Мостафиннан кала, Рәмис Гыйниятов белән Фәннур Шәмсетдиновлар - яшь буын вәкилләре, студент егетләр.

Яшь инженер Данил Заһидуллин ягулык-майлау материаллары ташуда, басуга симәнә чыгаруда бер дә өзеклек булмавын әйтте. Хуҗалыктагы кыр эшләренең оештырылышы хакында фикер алышканнан соң, һәр басуда диярлек кызу эш, икмәк язмышы, мул уңыш өчен тынгысыз хезмәт куелуын аңлавы кыен түгел. Хезмәткә карашның нечкәлекләрен күз уңында тотып, һәр эш җайга салынган. Игенче-механизаторлар көнлек күпме эш башкарганын белеп тора. "Игенче" ширкәтендә уртак эш өчен һәр җаваплы эшче үз көчен кызганмыйча эшли. - Җырлап чәчәр вакыт. Туфракның чыннан да өлгергән вакыты. Майда чәчелгән орлыкның майда тишелеп, май кояшы күреп калуы кирәк, - ди яшь, әмма игенчелектә беркадәр тәҗрибә туплап өлгергән Ирек Кәримуллин.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

Фотода: "Җырлап чәчәр вакыт", - ди бертавыштан "Игенче" хезмәтчәннәре

Автор фотосы

Р.S. Елдан-ел районыбыз фермерларының да җиргә карашы бермә-бер уңай якка үзгәрә. Мәсәлән, быел Урта Мишә авылы фермеры Илдар Сафиуллин - 307 (шуның 157 гектары сабан бодае, 150 гектары арпа), Югары Мәтәскәдән Рәфыйк Сәләхиев - 244, Шәткедән Гөлүсә Гафурова - 141 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкардылар. Алар үзләрен югары сыйфатлы орлык һәм ашлама белән тәэмин итә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев