Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче кызы Алисә ГАЛИУЛЛИНАГА Зеландияме, әллә Кипрда эшләү ошаханмы?

Әңгәмәдәшемнең бу сорауга җавап тапканын инде беләм. Үлчәү тәлинкәсенә барысын-барысын (яшәү хакын, фатир чыгымнарын, өйгә, дөньяның башка почмакларына очу өчен билет бәясен) салып караганнан соң, ул әлегә кабат Кипрны сайлаган. Әлегә дим, чөнки аның хәзер теләсә кайсы илдә эшләү мөмкинлеге бар. Теләче кызы Алисә ГАЛИУЛЛИНА - АСА квалификациясенә ия булган...

Әңгәмәдәшемнең бу сорауга җавап тапканын инде беләм. Үлчәү тәлинкәсенә барысын-барысын (яшәү хакын, фатир чыгымнарын, өйгә, дөньяның башка почмакларына очу өчен билет бәясен) салып караганнан соң, ул әлегә кабат Кипрны сайлаган. Әлегә дим, чөнки аның хәзер теләсә кайсы илдә эшләү мөмкинлеге бар.

Теләче кызы Алисә ГАЛИУЛЛИНА - АСА квалификациясенә ия булган белгечләрнең берсе. Финансистларга аттестация уздыру белән шөгыльләнүче бу Халыкара оешмага Бөекбританиядә 1904 елны ук нигез салынган. Дөньядагы иң дәрәҗәле квалификация дип санала ул. АСА лицензиясен алу өчен берсеннән-берсе катлаулы 15 имтихан тапшырырга кирәк. Әлбәттә, инглиз телендә. Мондый дипломы булган белгечкә «Кайда укыдыгыз, нинди программаларны беләсез?» дигән сорауларны инде бирмиләр...

Алисә - аудитор. Катлаулы, авыр һәм шул ук вакытта кызыклы һөнәр бу. Һәр компания ел саен финанс отчеты бастыра - үзе турындагы финанс мәгълүматларын ача. Һәм алар бу саннарны аудитлар аша раслатырга тиешләр. Әлеге отчетның дөреслеккә туры килүе беренче чиратта акционерлар өчен мөһим. Аудиторны бәйсез ревизор - тикшерүче дисәң дә була, ул белемле генә түгел, гадел дә булырга тиеш.

Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, Алисә Казанда, аудит һәм консалтинг белән шөгыльләнүче PwC Халыкара компаниясендә эшли. Аудитор компанияләренең «зур дүртлеге»нә керә ул. Өч ел элек Алисә Галиуллина зур бәйгедә катнашып җиңеп чыга һәм элеге компаниянең Кипрдагы офисы белән контракт төзи. Кипрда руслар шактый, Россиядә акцияләр тотучы идарәче компанияләр дә байтак - алар белән эшләү өчен рус телле белгечләр кирәк. Контракттагы шартлар буенча, компания аны укыту чыгымнарын да үзе күтәргән.

Без Алисә белән ул кабат Кипрның башкаласы Никосия шәһәренә китәр алдыннан очраштык. Чит илдә уку, эшләү, андагы кешеләр белән аралашу аны ничек үзгәрткән - күбрәк шулар турында сөйләштек.

***

Табиб, галим кебек башкаларның тормышын үзгәртә, аңа ниндидер кыйммәтләр өсти торган һөнәрләр бар. Кешелеккә файда китерү, аны яхшырту өчен алар сыман баш күтәрмичә хезмәт итсәң дә дөрестер... Кипрда эшли башлагач, мине дүрт айга Мәскәүгә командировкага җибәрделәр. Офиста барысы да минем кебек яшь егетләр-кызлар. Иртәнге тугызда килеп утырабыз, кичке унга кадәр башны күтәрмибез. Сак хезмәте офистан куып диярлек чыгара. Ашханә белән тренажер залы тәүлек әйләнәсе эшләсә, офиста яшәргә дә була, дип көлә идек. «Бу бик мөһим, кирәк эш, сез - команда», - дип үсендереп торсалар, мондый режимга түзәсең. Әмма билгеле бер вакытка, йә сәламәтлегеңне югалтканчыга кадәр генә. Болай эшләргә ярамаганын мин Кипрга баргач кына аңладым. Алар өчен гаилә беренче урында. Балалары белән аралашалар, әти-әниләр янында булырга тырышалар... Ашыгыч эш килеп чыкканда, офиста көне-төне ята аласың, әмма башка чакта ял көне - ул синең көнең. Һәм бу дөрес!



***

Кипрдагы офиста минем белән бер елны эшли башлаган унбиш кешенең икесе генә Россиядә укыган. Мин һәм тагын бер кыз. Калганнар читтә белем алган: Англиядә, Норвегиядә, Германиядә... Аларның инде тормышка карашларына кадәр бүтән. Башта аларга карап гаҗәпләнә идем: ничек инде ике ял көнен каядыр үткәрергә була дип. Тауларга барырга яки Төркиягә очарга... Аннары үзем дә шулай эшләп карадым. Бер тапкыр, ике... Ошады! Ике ял көне бик озын да була ала икән ул!

Кипрлар үзләре дә башка кыйммәтләргә өстенлек бирә. Алар озак итеп гапләшеп, сөйләшеп утырырга яраталар, ашыкмыйлар. Шуңа күрә, бәлки, гомерләре дә озынрактыр - 100 яшьне узучылар байтак. Сирәк авырыйлар.

***

Әти-әнием, якыннарым читкә китүемә риза булдылар дия алмыйм. Алар еракта яшәвем белән әле дә килешеп бетә алмыйлар. Ә дусларым өчен бу бер дә көтелмәгән хәл булмады. Моңа кадәр дә илләрне күп гиздем. Юлга үзем генә дә чыгып китә алам. Башта тирә-юньдәгеләр шакката иде, аннан ияләштеләр. Европа белән танышуны Финляндиядән башлаган идем. Америка җырчысы Бейонсе концертына Германиягә бардым... III курстан соң «Work and Travel» программасы буенча Америкага эшкә исә дус кызым белән чыгып киттем, анда да очраклы рәвештә генә икәү туры килдек. Кипрда менә күбрәк дуслар белән сәяхәт итәм. Бергә күңеллерәк! Ял көннәрендә генә каядыр барып кайту мөмкинлеге бар анда - моның өчен күп акча кирәкми. Барасың, карыйсың, ошый икән, ул җирләргә кабат әйләнеп кайтасың... Нидер күрүдән бигрәк, мохитне алыштыру, башка телләр даирәсендә, башта мәдәнияттә, климатта яшәп алу өчен баралар анда.



***

Самолетта урыныбыз бер абзый белән янәшә туры килде. Сөйләшеп киттек. Сербиядән булып чыкты ул. Ләкин инде күптән Америкада яши икән. Галим кеше, энергиянең альтернатив чыганакларын өйрәнү белән шөгыльләнә. Ниндидер документлар артыннан туган ягына очуы. «Сагынасызмы?» - дип сорадым. «Беләсеңме, мин ташларны сагынмыйм, бары тик кешеләрне генә юксынам, - диде ул. - Ә якыннарым - гаиләм үзем белән бергә Америкада минем...»

Иң якын, иң кадерле кешеләрем - әтием, әнием, сеңлемнең янымда булуларын теләгән чаклар еш була. Тулысынча: http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/millettesh/?id=6573

Гөлнур САФИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев