Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Яшьләр гаилә корырга ашыкмыйлар". ЗАГС хезмәткәрләре

Бу ел - гражданлык хәле актларын теркәү системасы өчен юбилей елы: агымдагы елның декабрендә әлеге бүлек оешуга 100 ел тула. Теләчедә исә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге 1992 елның гыйнварыннан эшли башлый. 2011 елга кадәр аны Равия Ситдыйк кызы Тимерханова җитәкли. - Хәзерге мәгариф бинасында бер бүлмәдә утырдым. Баштарак туу,...

Бу ел - гражданлык хәле актларын теркәү системасы өчен юбилей елы: агымдагы елның декабрендә әлеге бүлек оешуга 100 ел тула. Теләчедә исә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге 1992 елның гыйнварыннан эшли башлый. 2011 елга кадәр аны Равия Ситдыйк кызы Тимерханова җитәкли.

- Хәзерге мәгариф бинасында бер бүлмәдә утырдым. Баштарак туу, үлү, никахлашу кебек беренчел хисапларны гына башкардым. Чөнки архив Сабада иде. Ул вакыттагы аппарат җитәкчесе Наил Сөнгатуллиннан машина сорап, тактага бардым. Ярдырганны карап торып, алып кайткан такталардан киштәләр, шкафлар ясатып, үзебездә архив булдырдым. Сентябрьдән тулы куәткә эшли башладым. Аннан соң биш ел салым инспекциясе бинасында утырдым. Ә инде 2003 елдан яңа бинага күчтек.

- Равия апа, сез эшләгән дәвердә аерылышабыз дип килгән парлар белән берәр төрле эш алып барыла идеме? Яңадан кушылу очраклары булдымы?

- Ул елларда аерылышучылар саны чагыштырмача азрак иде. Суд карары белән килүчеләрне без инде берни дә эшләтә алмыйбыз. Ә башта безнең янга килүчеләр белән, әлбәттә, сөйләшүләр алып бара идем. Кире уйлаучылар да берничә булды. Бүген дә бергә көн итәләр, берсе менә улларын армиягә озатты.

- Хәзер яшьләр арасында гражданлык никахы дигән төшенчә популярлашып китте. Бу мәсьәләдә сез нинди фикердә?

- Авыл җирендә бу күренеш сирәктер дип уйлыйм. Үзем никахны рәсмиләштерергә кирәк дип саныйм. Бала тугач, барыбер язылышырга киләләр, чөнки баланың атасын билгеләргә кирәк. Законлаштырган никахта яшим дип яшисең, барып чыкмаса, аерылышырга була дигән шик юк. Гаиләләр нык булсын, таркалмасын иде.

Равия ханым Тимерханова эшләү дәверендә мактау Грамоталарына, Рәхмәт хатларына да лаек була. "Эшемне яраттым, көн дә ашкынып килдем. Әлеге өлкәдә хезмәт куюыма бер генә дә үкенмим", - ди. Бүген ул лаеклы ялда. Эстафетаны килене Әнисә Тимерхановага тапшырды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең хәзерге мөдире Әнисә Хатыйп кызы белән узган елгы күрсәткечләр хакында сөйләштек. Кызганыч, саннар куандырырлык түгел. 2016 елда 30 гаилә аерылышырга гариза тапшырган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 56% ка артык. Аерылышучыларның яртысы - биш ел да бергә яшәмәүче парлар. Яшь гаиләләрнең шулай тиз таркалуы сөендерми. Узган елда 206 кеше якты дөнья белән хушлашкан булса, нибары 108 сабый дөньяга килгән.

- Күп аналар районда түгел, башка җирдә бала таба. Нәтиҗәдә алар документны шул җирлектәге органнардан ала һәм ул сабый бездә туган дип саналмый. Шуңа да туу күрсәткечләре ким. Казанда, йә булмаса башка шәһәрдә бала тапсалар да, туу турындагы таныклыкны бездән алырга киңәш итәр идем. Чөнки башка җирдә теркәлгән таныклыкларны үзгәртәсе булса, югала калса, аларны кире алу озаккарак сузыла.

- Аерылышучылар саны күп дип әйтеп уздык. Ә гаилә коручылар саны ничегрәк?

- Моннан ун еллар чамасы элек хатын-кызларның 56 %ы 18-25 яшь аралыгында кияүгә чыккан. Ә хәзер гаилә кору яше олыгая дип әйтер идем. 2005 елда 25-34 яшьлек 28% хатын-кыз гаилә корса, 2015 елда бу күрсәткеч 42%. Ир-егетләрнең күпчелеге 25-35 яшьтә өйләнә. Мондый кияүләр районыбызда 79%ны тәшкил итә. Узган елда 70 гаилә барлыкка килгән.

- Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең эше туу, үлү, никахлашу, аерылышу кебек вакыйгаларны теркәү белән генә чикләнми. Моннан тыш, уллыкка-кызлыкка алу, документларга төзәтү һәм үзгәреш кертү кебек хезмәтләр дә бар...

- Әйе, әле болардан тыш безнең тарафтан балага атасының исемен бирү, исем алыштыру кебек эшләр дә башкарыла. Мәсәлән, узган ел 16 бала тулы булмаган гаиләдә туды. Әлеге гаиләләрнең уникесе гражданлык никахы белән яшәүчеләр. Бала тугач, берьюлы ике документ алып китүчеләр дә була. Шул көнне язылышалар да, туу турында таныклык та алалар. Шулай ук исем алыштыру да безнең район өчен ят күренеш димәс идем. Яңа исем алып, яңадан элеккегесенә үзгәрткән очраклар да юк түгел.

- Хәзер "выездная регистрация", яки никахны табигать кочагында, йә булмаса башка берәр урында теркәү модада.

- Безнең районда мондый очраклар юк. Яшь парлар билгеләнгән вакытта мәдәният йортына килә, биредә тиешенчә теркибез, никахлашу турында таныклык тапшырабыз. Әгәр инде үзләре теләсә, башка урында никахлашу тантанасын яңадан оештыра алалар, тик инде монысы ясалма булачак.

Шунысын да искәртик: гражданлык хәле актлары районда гына теркәлергә тиеш дигән сүз юк. Һәр авыл җирлегендә әлеге эшне башкарырга була.

Алинә Шәмәрданова

P.S.Никахларын рәсмиләштерергә теләүчеләр гаризаларын электрон портал аша да бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев