Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яшьләрнең районга кайтмавына... җитәкчеләр гаепле?

Яшьләр белән эшләү республикабызның төп бурычы булып тора. Хәзерге вакытта Татарстанда 1 140 557 яшь кеше исәпләнә. Былтыр алар катнашында дөнья күләмендәге дистәгә якын чара уздыру республика җитәкчелегенең әлеге мәсьәләгә битараф булмавын күрсәтә. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының 2015 ел йомгакларына багышланган коллегиясендә киләчәк буынга кагылышлы барлык мәсьәләләр дә...

Яшьләр белән эшләү республикабызның төп бурычы булып тора. Хәзерге вакытта Татарстанда 1 140 557 яшь кеше исәпләнә. Былтыр алар катнашында дөнья күләмендәге дистәгә якын чара уздыру республика җитәкчелегенең әлеге мәсьәләгә битараф булмавын күрсәтә.


Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының 2015 ел йомгакларына багышланган коллегиясендә киләчәк буынга кагылышлы барлык мәсьәләләр дә күтәрелде. Хәзерге вакытта кискен торган проблемалар да калкып чыккан.

Районнар яшьләргә бөтенләй битараф

Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче белгечләрнең хезмәт хаклары үсүе дә бу өлкәдә яхшы нигез булып тора. Татарстан районнарында булдырылган яшьләр палатасы үз җимешләрен бирә башлаган инде. Моннан тыш, кайбер муниципаль берәмлекләрдә оештырылган яшьләр парламенты системасын республика күләмендә күтәреп алу теләге бар. Апрель аенда узачак форумда аның проектын тәкъдим итәчәкләр.


Шулай ук министрлык тарафыннан районнарда эшли торган яшьләр өчен махсус концепция эшләнелә. Казан, Әлмәт, Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре яшьләргә булышуда ярдәмен жәлләми. Шулай да Татарстанда тормышка ашырыла торган "Авыл яшьләре" махсус программасына бармак аша караучылар да шактый. Әйтергә кирәк, Азнакай, Аксубай, Алексеевски, Әлки, Апас, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарында бу программа бөтенләй тормышка ашырылмый икән. Гәрчә, махсус ташламалар, мөмкинлекләр булса, районнан яшьләр китмәс, ә киресенчә, кайтырга атлыгып торыр иде.


Гомумән, яшь кадрлар белән тәэмин итү актуаль проблемалар булып тора. Мисал өчен, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 2000нән артык студент укый. Шуларның 45 проценты - республика районнарыннан. Шулай булуга да карамастан, аларның күбесе, укуны тәмамлагач, районнарга кайтып спорт тармагында эшләргә атлыгып тормый. Моңа әлбәттә, җитәкчеләрнең яшь буынга битараф булуы, яшьләр өчен махсус программаларны тормышка ашырмавы да сәбәпче. Гомумән алганда, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә Лениногорск, Бөгелмә, Мамадыш районнарыннан үрнәк алырга кирәк. "Нәкъ менә бу районнарда яшь белгечләргә җир биреп, өстәмә хезмәт хаклары түләп, булышырга әзерләр", - дип ассызыклый Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов.

Былтыргы уңышларны быел сөйлиләр


Узган елгы уңышларны атап үтмәсәк, гөнаһ булыр. Август аенда Казан WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Әлбәттә, бу республикада гына түгел, ил күләмендә эшче профессияләрнең дәрәҗәсен күтәрәчәк, яшьләрне дә эшче профессияләрне сайларга этәргеч булып торачак. Казанда WorldSkills чемпионатын уздыруга әзерлек идарәсенең әйдәп баручы менеджеры Алинә Уразаева инде бүгеннән үк бу зур дәрәҗәле чарага әзерлек баруын ассызыклады. "Бары тик бергә эшләгәндә генә без тиешле нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Әлеге система эшчәнлеге чемпионат тәмамланганнан соң да дәвам итәргә тиеш", - дип тәмамлады ул чыгышын.


Шулай ук актив яшьләргә социаль ипотека буенча фатирлар да бирү традициясе бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, мондый фатирлар квотасы 10нан 35кә кадәр күтәрелгән.


Республиканың актив яшьләре, чит ил нәтиҗәсенә таянып, Татарстан Хөкүмәтенең Яшьләр йортын булдыру теләге белән чыкты. Яшь буынга эксклюзив биналар да кирәкми, бары тик анда бергә җыелып, килеп туган мәсьәләләрне хәл итеп булсын дигән фикердә алар.

"Теләчегә Казанга кадәр җитәргә җиңел булмаячак"


Коллегиядә катнашкан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков исә республика яшьләренә Татарстан Президенты сайлауларында актив катнашканы өчен рәхмәтен җиткерде.


- Министрлык яшьләр сәясәтенең сәламәт рухын саклап калуда зур роль уйный. Ләкин әлеге юнәлештә җитди ревизия уздырырга кирәк. Моннан тыш, "Стратегия 2030" программасын онытмыйча, анда билгеләнгән яшьләр юнәлешендәге эшләрне тормышка ашырырга кирәк. Мин әлеге нәтиҗәләр белән генә туктап калмаска өндим. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында яшьләр эшләре, спорт юнәлешләре буенча аерым рейтинглар булдырырга кирәк. Әлбәттә, мисал өчен Теләчегә һәрвакыт Казанны яки Чаллыны куып тоту җиңел булмаячак. Шуңа монда аерым критерийлар билгеләү мөһим, - дип тәмамлады чыгышын Премьер-министр.

Алинә Минневәлиева
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев