Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Өйдә попугай асрау

Дулкынсыман попугайларның сүзне кабатлау осталыгы галимнәрне күптән кызыксындыра. Австралиядә соңгы вакытларда аларны логопед ярдәмчесе вазыйфасына ала башлаганнар. Попугайлар кәефне күтәрү бурычын гына үтәми, ә тотлыгудан, кайсыбер сөйләм җитешсезлекләреннән котылырга ярдәм итә. Бүләккә попугай алган һәр бала, әлбәттә, аны сөйләштерергә тырыша: сүзләрне ачык, мәгънәле, аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтә. Көн дәвамында шундый...

Дулкынсыман попугайларның сүзне кабатлау осталыгы галимнәрне күптән кызыксындыра. Австралиядә соңгы вакытларда аларны логопед ярдәмчесе вазыйфасына ала башлаганнар. Попугайлар кәефне күтәрү бурычын гына үтәми, ә тотлыгудан, кайсыбер сөйләм җитешсезлекләреннән котылырга ярдәм итә. Бүләккә попугай алган һәр бала, әлбәттә, аны сөйләштерергә тырыша: сүзләрне ачык, мәгънәле, аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтә. Көн дәвамында шундый кабатлаулар нәтиҗәсендә үзенең сөйләмен дә төзәтүен сизми. Берничә ай үтүгә, баланың сөйләме шомара.

Ләкин бөтен төр попугайларны да сөйләшергә өйрәтеп булмый, бу юнәлештә иң кулае - яшь ата попугай. Ул да әле читлектә ялгыз утырса гына сөйләшә. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, иң телдәр попугайлар булып яшел төстәгеләре санала икән. Ә ак төстәге сөйләшүче попугайлар бөтенләй сирәк очрый. Кошчыкны өйрәткәндә иң яхшысы - аны мәҗбүриләмәскә, тавышланмаска, кычкырып сөйләшмәскә, чөнки читлектәге кошка бу кире йогынты ясаячак.

Яхшы нәтиҗәләргә тизрәк ирешү өчен, сүзләрне ачык әйтеп, ешрак сөйләшергә, кулдан тәм-том ашатырга киңәш ителә. Попугайлар интонацияне бик тиз оталар, ә ягымлы хуҗа белән теләп аралашалар.

Попугайлар өй эчендә начар күрә, шуңа да, әгәр кошчык оядан очып чыккан икән, аны куып йөрмәгез, аз гына сабыр итегез һәм, кич җиткәч, иркенләп кулга тотып алырсыз. Алар бик үчле кошлар. Беркайчан да җәзаламагыз, кыерсытмагыз, югыйсә үчләрен чыгарачаклар. Алар игътибарсыз калырга да яратмыйлар, үзләренең канәгатьсезлекләрен төрлечә белдерергә тырышалар, ягъни усаллашалар, холыксызланалар, хәтта хуҗага да ташланалар.

Бу төр попугайларның рәсеме һәм аның турында тулы белешмәне XVII гасыр ахырында инглиз галиме Георг Шоу ясый. Ә иң беренче попугайларны Англиягә 1840 елны Лондон зоологик җәмгыяте хезмәткәре Джон Гульд алып кайта. Нәкъ шушы вакыт кыргый кошларны кулга өйрәтү башланган, дип санала. XIX гасыр ахырында Англиядә, Франциядә, Бельгиядә дулкынсыман попугайларны үрчетү һәм чит илләргә озату белән шөгыльләнүче берничә фирма була. Австралиядән, питомниклар һәм шәхси коллекцияләрне тулыландыру өчен, меңләгән кош китерелә. Ул вакытларда бер попугай бәясе уртача бер машина бәясенә торган. Өй шартларында бу кошлар бик тиз үрчи һәм аны теләгән кеше сатып ала башлый.

Попугайларның кызмы малаймы икәнен ачыклау өчен ышанычлы ысул бар. һәрбер кош-кортларга хас булганча, попугайның да борын тишекләреннән өстәрәк мамыксыз тире бар. Нәкъ шул борынның өске өлешенең төсенә карап, кошны аерып була. Ата попугайларга 1 яшь тулганда, шул тире ачык зәңгәр төскә керә һәм ялтырап тора. Ә ана попугайларда ул соргылт-зәңгәр яки күксел төс ала

Чыганак: Игелек.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев