Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Юл буендагы һәйкәлләр безне кисәтә

Машинада барганда һәрберебез игътибар итә: юл буйларында истәлек ташлары - һәйкәлләр көн саен арта бара. Аларны күрәбез дә сүзсез калабыз, күпме кешенең, әле гомер уртасына да аяк басарга өлгермәгән яшьләрнең, сабыйларның юл һәлакәте аркасында йөрәге тибүдән туктый. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, транспорт казасында ел саен 1 миллион 300 мең...

Машинада барганда һәрберебез игътибар итә: юл буйларында истәлек ташлары - һәйкәлләр көн саен арта бара. Аларны күрәбез дә сүзсез калабыз, күпме кешенең, әле гомер уртасына да аяк басарга өлгермәгән яшьләрнең, сабыйларның юл һәлакәте аркасында йөрәге тибүдән туктый.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, транспорт казасында ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. 20дән алып 50 миллионга кадәр кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Дөнья буйлап көн саен юл һәлакәтендә 3 меңгә кадәр кеше үлә. БМО карары буенча, 2005нче елдан башлап ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Узып баручы елның ун аенда Теләче районында гына да авыр тән җәрәхәтләре һәм кеше үлеменә китергән 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 кешенең гомере өзелгән.
Гаепне кемнән эзләргә соң? Мондый хәвеф - хәтәрләрне булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Теләче районы ЮХИДИ идарәсе бүлеге җитәкчесе Илнур Кәримуллин:
- Без күп вакытта машина йөртүчеләр генә юл йөрү кагыйдәсен боза дип уйлыйбыз. Чынлыкта, җәяүлеләр дә гаепле бит. Җәяүле дә, юл хәрәкәтендә катнашучы, беренче чиратта, ул да аек булырга тиеш. Юл аркылы чыкканда җәяүлеләр кичүеннән файдаланырга кирәк. Кичү булмаган җирдә юл аша чыкканда башта уң якка, аннан сулга карау зарур. Тротуар бар икән, җәяүлеләр бары тик шуннан йөрергә тиешләр. Ә инде тротуар булмаган юлда каршы як хәрәкәт полосасының иң читеннән бару хәвефсезрәк булыр. Караңгы төшкәч, киемендә яктырткыч элемент булмаган җәяүле 50-100 метрдан күренсә, яктырткыч элемент 200-350 метрдан ук күренә. Узган ел көз айларында гына да Татарстан юлларында җәяүлеләр катнашында 511 юл-транспорт һәлакәте килеп чыга, 47 очрак үлем белән тәмамлана. Күптән түгел Мәскәү - Уфа федераль юлының Теләче районы турысындагы 898нче чакрымында килеп чыккан һәлакәттә үлгән җәяүленең дә киемендә яктырткыч элементлары булмый. Бер караганда, гади генә сүзләр кебек, андый киемне гел кимисең бит, ләкин гомер кешегә бер генә бирелүен дә онытмыйк.
Авариягә китерүче сәбәпләр шулкадәр күп, барысын да санап бетереп булмый һәм аларның бик күбесендә кеше факторы беренче урында тора. Юл һәлакәтләренең төп сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү дә уздырган-нар. Тикшерү нәтиҗәсендә һәлакәтләрнең сигез сәбәбе ачыкланган:
1. Руль артына эчкән килеш утыру. Барлык юл фаҗигаләренең 40 проценты - спиртлы эчемлекләр куллану аркасында килеп чыга.
2. SМS хәбәрләр җибәрү, ватцаптан язышу. Бу кесә телефоныннан сөйләшеп баруга караганда да куркынычрак.
3. Эмоцияләр, дөресрәге, аларны тыя белмәү.
4. Тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү. Барлык һәлакәтләрнең 13 проценты һәм үлем белән төгәлләнүче юл фаҗигаләренең 33 проценты югары тизлек аркасында килеп чыга.
5. Куркынычсызлык каешын эләктермәү.
6. Балаларны махсус урындыкка утыртмау, каешларын эләктермәү.
7. Руль артына арган килеш утыру, нәтиҗәдә йоклап китү.
8. Һава торышын дөрес бәяләмәү. Мәсәлән, көпчәкләрне вакытында алыштырмау, күз күреме начар булган көннәрдә фараларны кушмыйча хәрәкәт итү.
Руль артында тәҗрибәле йөртүчеләр дә, әле яңа гына таныклык алып җилдерүчеләр дә, белә торып тәртип бозучылар да бар. Сораштырулардан күренгәнчә, юлда йөрүчеләрнең 23 проценты гына юл кагыйдәләрен һәрчак үтим дип җавап биргән.Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан районның барлык мәгариф учреждениеләрендә әңгәмәләр, аңлату эшләре уздырылган дип ышанып калыйк, чөнки юл кагыйдәләрен дә хәреф тану кебек яшьтән өйрәнү зарур.
Юл һәлакәтләре турында ишеткән-күргән очракларда уфтанып-көрсенеп куябыз, үлүчеләр булса, кайгыларын уртаклашырга ашыгабыз. Ләкин юл һәлакәтенә очрамам дип, беребез дә ышанып әйтә алмый, шуңа да юлларда йөргәндә аеруча сак булыгыз!
Алсу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев