Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

“Игътибар – балалар!”: аварияләр һаман арта...

15 май көнне Казанда "Игътибар - балалар!" дип аталган махсус акциягә старт биреләчәк. Бу аңлашыла да, чөнки агымдагы елда башкалада нәниләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны якынча ике тапкырга (!) арткан. Әйтергә кирәк, республикада әлеге акция ел саен игълан ителә һәм берничә этапта уздырыла. Быел исә бу чараны беренчеләрдән булып нәкъ...

15 май көнне Казанда "Игътибар - балалар!" дип аталган махсус акциягә старт биреләчәк. Бу аңлашыла да, чөнки агымдагы елда башкалада нәниләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны якынча ике тапкырга (!) арткан.


Әйтергә кирәк, республикада әлеге акция ел саен игълан ителә һәм берничә этапта уздырыла. Быел исә бу чараны беренчеләрдән булып нәкъ менә Казанда игълан итәргә карар кылганнар.

Балалар да, йөртүчеләр дә гаепле

Бу аңлашыла да, чөнки 2016 елның 4 аенда башкалада балалар катнашында барлыгы 74 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге аварияләр нәтиҗәсендә барлыгы 76 нәнинең төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганлыгы мәгълүм. Шунысы кызганыч: бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 57,4 процентка (!) күбрәк. Өстәвенә, зыян күргән нәниләр саны да 2015 елның 4 ае белән чагыштырганда 58,3 процентка (!) арткан...

- Әйтергә кирәк, аварияләрдә зыян күргән балаларның 70 проценты - җәяүлеләр. Калганнары исә - пассажир урындыгында утырган балалар. Шунысы мөһим: әлеге нәниләрнең бары тик берсе генә махсус утыргычка утыртылмаган булган. 8 бала исә җәмәгать транспортында зыян күргән, - дип ассызыклыйлар Казанның ЮХИДИ идарәсендә.

Шунысы кызганыч: балалар катнашында теркәлә торган һәр өченче юл-транспорт һәлакәтендә нәниләр сәламәтлегенә җитди зыян килә икән. Күбесенең баш мие селкенә, кул яки аяклары сына.

- Әлбәттә, әлеге төр аварияләр арасында нәкъ менә балалар гаебе белән килеп чыга торганнары да бар. Агымдагы елның 4 аенда андый юл-транспорт һәлакәтләре 19 булды. Нәтиҗәдә, 19 бала зыян күрде. Күпләр юлны тиеш булмаган урында кичеп чыкмакчы була һәм машина астына эләгә... - дип белдерә полиция хезмәткәрләре.

Шулай да, машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр шактый күбрәк. Күбесенең җәяүлеләргә юл бирмәгәнлеге мәгълүм. 2016 елның 4 аенда гына да андый юл-транспорт һәлакәтләре 51 булган. Нәтиҗәдә, 53 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Статистикага тукталсак, кагыйдә буларак, юл-транспорт һәлакәтләренә 7-13 яшьлек мәктәп укучылары аеруча еш эләгә икән. Һәлакәтләрнең күбесе чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, 13.00-21.00 сәгатьләрдә теркәлгән.

Мәктәп һәм бакча яннары җитди контрольдә

Нәкъ менә шуңа күрә ЮХИДИ идарәсе вәкилләре башкалада "Игътибар - балалар!" акциясен игълан итәргә карар кылган да инде. Быел әлеге чараның беренче этабы 15 май-15 июнь көннәрендә уздырылачак. "Бу - балаларны җәйге каникулларга әзерләүнең бер чарасы булып торачак", - дип ассызыклый белгечләр.

- Җәй айларында балалар күп вакытларын урамда уздырачак. Шуңа күрә алар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белергә тиеш. Шул ук вакытта ата-аналарның да игътибарлы булуы сорала. Кичләрен бала киемнәрендә яктылык кайтаручы элементларның булуы мәҗбүри. Хәзерге вакытта бу кагыйдә закон белән дә беркетелде, - дип белдерәләр Казан ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Әлеге акция кысаларында нинди чаралар уздырылачак соң? Әлбәттә, беренче чиратта, уку йортларында балалар белән төрле дәресләр уздырылачак, аларга төрле аңлату эшләре оештырылачак. Шул ук вакытта ЮХИДИ идарәсе вәкилләре балалар бакчалары һәм мәктәпләр янында кизү торачак. Алар биредәге юл челтәренең торышын тикшереп кенә калмаячак, ә юл кагыйдәләрен бозучы йөртүчеләрне дә ачыклаячак.

Әлбәттә, балаларны да җитди контрольдә тотачаклар. "Юлда нәни җәяүле!" рейды вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау планлаштырылган.

Рәмзия Закирова
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев