Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Исерек хәлдә рульгә утыручылар... кеше үтерә

2015 елда Татарстанда исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге йөртүчеләр тарафынннан кылынган юл-транспорт һәлакәтләре саны бераз кимегән. Кызганыч, әлеге төр аварияләр нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны ике тапкырга (!) күбрәк... Билгеле булганча, ЮХИДИ идарәсе алкоголь кулланган хәлдә кылынган юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәшкә зур игътибар бирә. Тик бу өлкәдәге вәзгыятьне һаман да тамырдан үзгәртә...

2015 елда Татарстанда исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге йөртүчеләр тарафынннан кылынган юл-транспорт һәлакәтләре саны бераз кимегән. Кызганыч, әлеге төр аварияләр нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны ике тапкырга (!) күбрәк...


Билгеле булганча, ЮХИДИ идарәсе алкоголь кулланган хәлдә кылынган юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәшкә зур игътибар бирә. Тик бу өлкәдәге вәзгыятьне һаман да тамырдан үзгәртә алганнары юк әле.

Һәлак булучылар ике тапкырга арткан!

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда республикада исерткеч эчемлек кулланган хәлдә рульгә утырган йөртүчеләр барлыгы 397 юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу - 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 12,2 процентка кимрәк. Шулай да, сөенергә җирлек юк. Узган ел әлеге аварияләрдә һәлак булучылар санының 113кә җиткәнлеге мәгълүм. Бу - шул ук 2014 ел белән чагыштырганда 56,9 процентка (!) артыграк. Әлеге төр юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алучыар саны исә 524кә җиткән. Гомумән алганда, 2015 елда Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләренең юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен исерек йөртүчеләргә карата барлыгы 16 мең (!) эш ачканлыгы мәгълүм.

Кайсыбер мисалларга тукталып үтик. Узган җәйдә Чаллы шәһәрендә кыйммәтле чит ил машинасына утырган исерек хәлдәге йөртүче үзеннән алда баручы "ВАЗ-2114" автомобиленә килеп бәрелә. "ВАЗ-2114" машинасының 1957 елгы пассажиры алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлә. Машина йөртүче һәм тагын бер пассажирны тиз арада хастаханәгә озаталар. Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле зат исә авария урынынннан качып китмәкче була, тик булдыра алмый...

Кызганыч, әлеге аварияләрдә өлкәннәр белән беррәттән балалар да һәлак була. Мәсәлән, 29 майда Лаеш районында теркәлгән авария бик күпләрне тетрәндергән иде. Ул чагында 19 яшьлек егет 9 яшьлек велосипедчыны бәрдерә. Малай исә юл һәлакәте булган урында ук җан бирә.

Кызганыч, мондый фаҗигаләр әледән-әле кабатланып тора. Аларга кайчан чик куелыр, билгесез...

Җинаять җаваплылыгына тартылган йөртүчеләр - 265

Хәер, агымдагы елда бу өлкәдә вәзгыять бераз җайланыр дигән өмет бар. Хәтерләсәгез, 2015 елның 1 июлендә исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге машина йөртүчеләр белән бәйле яңа закон гамәлгә керде. Яңа кагыйдәләр нигезендә, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарланган йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарта башлады. Алар өчен штраф күләме дә артты. Хәзер ул 200-300 мең сум тәшкил итә.

Без исә тагын бер кат исегезгә төшерәбез: Әгәр машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан азат ителгән булса; исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарланса (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта); алкоголь кулланган хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен җаваплылыкка тартылган булса; исерткеч эчемлек кулланган хәлдәме-юкмы икәнлекне ачыклый торган тикшерүдән баш тартса әлеге затны җинаять җаваплылыгы көтә.

Җаваплылыкның төрләре исә шулай ук берничә:

машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә (!) штраф салына; штраф җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә билгеләнә; 480 сәгатьлек мәҗбүри хезмәт; 2 ел дәвам итәчәк мәҗбүри эш; яисә инде машина хуҗасы 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Әле алай гына да түгел, җәзаларга тагын бер мөһим пункт өстәлә: җинаять җаваплылыгына тартылган зат өч ел дәвамында машина йөртә алмаячак. Шунысын да исегезгә төшерәбез: моңа кадәр әлеге төр хокук бозулар өчен җәза күпкә кечкенәрәк иде: исерек йөртүчеләргә 50 мең сум күләмендә штраф салынды һәм алар 3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителделәр.

Әгәр дә машина йөртүче исерек хәлдә беренче тапкыр тоткарланса, аңарга 30 мең сум күләмендә штраф салыначак. Аларны 1,5-2 елга машина йөртү таныклыгыннан азат итәчәкләр.

Саннарга тукталсак, узган елның 1 июленнән башлап Татарстанның полиция хезмәткәрләре исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарланган затларга карата 797 эш ачкан. Соңрак алар җинаять эше буларак карала башлаган. Әлеге йөртүчеләрнең 265е җинаять җаваплылыгына тартылган инде. Тагын 532 зат суд карарын көтә.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев