Казахстанда автобуска ут кабып, 52 кеше янып үлгән, 5 кеше котылган (Видео)
Юллар чатында

Казахстанда автобуска ут кабып, 52 кеше янып үлгән, 5 кеше котылган (Видео)

Казахстанда Актүбә өлкәсендә Самара-Шымкент юлында автобуска ут капкан. 52 кеше һәлак булган. Һәлак булучылар Үзбәкстан кешеләре дип "Казинформ" хәбәр итә. "Якынча мәгълүматлар буенча 57 кеше зыян күргән, 52 кеше янып үлгән, 5 кеше автобустан чыгып котыла алган", диелә матбугаттагы хәбәрдә. Янгын урынында коткаручылар, табиблар эшли. Коточкыч хәлнең сәбәпләре ачыклана дип...

Казахстанда Актүбә өлкәсендә Самара-Шымкент юлында автобуска ут капкан. 52 кеше һәлак булган. Һәлак булучылар Үзбәкстан кешеләре дип "Казинформ" хәбәр итә.

"Якынча мәгълүматлар буенча 57 кеше зыян күргән, 52 кеше янып үлгән, 5 кеше автобустан чыгып котыла алган", диелә матбугаттагы хәбәрдә.

Янгын урынында коткаручылар, табиблар эшли. Коточкыч хәлнең сәбәпләре ачыклана дип яза Татар Информ


Нет комментариев