Яшь ир-ат пенсионерның курткасыннан һәм кулларыннан йолкыган, аяклары белән типкәләгән.
Казанда «КИА» автомобилен идарә итүче егет өлкән яшьтәге ир-атны кыйнаган. Бу хәлне видеога төшергәннәр. Видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, вакыйга бүген көндез Сул Болак урамында булган. Видеода яшь ир-ат пенсионерның курткасыннан һәм кулларыннан тотуы, аңа аяклары белән тибүе күренә.

Шаһитлар фикеренчә, пенсионер автомобиль куйганга кисәтү ясаганга, яшь ир-атның ачуы чыккан.
Фото: соцсети
Нет комментариев