Казанда хатын-кыз йөртүче «зебра»да 11 яшьлек баланы бәрдергән
Юллар чатында

Казанда хатын-кыз йөртүче «зебра»да 11 яшьлек баланы бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Габишев урамында булган.

Казанның Габишев урамында хатын-кыз йөртүче «зебра»да 11 яшьлек малайны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

«Кичә көндез 1нче йорт каршында «Лада Калина» автомобилен идарә итүче 33 яшьлек хатын-кыз көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе аша юл аркылы чыгып барган мәктәп укучысын таптаткан», - дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ идарәсеннән.

Малайның башы җәрәхәтләнгән.

/tatar-inform.tatar/


Нет комментариев