Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

М7 трассасында бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан

Һәлакәттә машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган, тагын бер кеше зыян күргән.

М7 трассасында бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

М7 трассасының 822 чакрымындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр бердәм 112 бердәм номерына алынган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юлда йөк машинасы ватылган. Аңа ярдәмгә икенчесе килгән. Шул вакытта аларга бер йөк машинасы килеп бәрелгән.

 

Бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан. Гадәттән тыш хәл урынында 71,122 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эшләгән.

Һәлакәттә машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган. Тагын бер кеше зыян күргән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев