Фоторәсемнәр
-
Чаңгы ярышы үткәрелде
Бүген, ягъни 31 гыйнвар көнне, Теләче чаңгы базасында укучы балалар, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр һәм өлкән буын вәкилләре өчен чаңгы ярышлары үткәрелде.
-
Физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында кул көрәше
4 ноябрь көнне, “Батыр” спорткомплексында физик мөмкинлекләре чикле ир-егетләр, хатын-кызлар һәм балалар арасында кул көрәше (армрестлинг) буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты булып үтте.
-
Көчле куллар ярышы
21 октябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында шәхси эшмәкәр Хәким Каниф улы Хадиуллин призына 2006 – 2008 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар һәм 2009 – 2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше (армреслинг) буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып үтте.
-
“Милли аш-су” бәйгесеннән фоторепортаж
“Туган авыл” күңел ачу комплексында узган “Милли аш-су” бәйгесеннән Илнур Валиуллин фоторепортажы.
-
Теләчеләр Чиләбедә
Бәйрәмнән Фәнил Гаязов фоторепортажы.
-
Теләчедә узган Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов концертыннан фоторепортаж
Теләчедә узган Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов концертыннан Абдул Фархан фоторепортажы
-
Теләче Сабантуе ачылышыннан Абдул Фархан фоторепортажы
Теләче Сабантуе ачылышыннан Татар-Информ журналисты Абдул Фархан фоторепортажы
-
Сабан туе - 2023
Теләчедә узган Сабан туе бәйрәменнән тулы фоторепортаж
-
Салават тагын яшь көрәшчеләрне сөендерде
“Батыр” спорт комплексында Татарстан Республикасының һәм Башкортстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының гер спорты федерациясе президенты, машина спорты халыкара спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына көрәш буенча 2007 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында ачык республика турниры булып үтте.
-
Батыр якташыбызны искә алдык
13 май көнне, Теләче стадионында икенче тапкыр 2022 елның 27 февралендә махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич истәлегенә багышланган күп төрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булып үтте.
-
Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен семинар-практикум курслары үткәрелде.
Курсларда катнашучылар алдында республикабызның югары уку йортларының әйдәп баручы галимнәре, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре Халыкара, Россия һәм республикабызның Көрәш федерациясе вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.
-
Теләчедә көрәшчеләр концерт куйды
30 апрель көнне район мәдәният йортында хәйрия концерты буларак тәкъдим ителгән тамаша бүген өлешчә мобилизациядә булган якташларыбызга ярдәм итү максатыннан оештырылды.
-
Сәнгать мәктәбе укучыларының еллык хисап концерты булып үтте
28 апрель көнне кичке сәгатьләрдә район мәдәният йортында район балалар Сәнгать мәктәбе укучыларының еллык хисап концерты булып үтте.
-
Яшьләр иҗаты фестиваленең Гала – концерты
IV “Талантлы яшьләр – районыбыз горурлыгы” дип исемләнгән яшьләр иҗаты фестиваленең Гала – концерты булып үтте.
-
Район буйлап Нәүрүз атлый
Баландыш , Айдар авылларында бәйрәм чаралары узды.