Август аенда бакча эшләре
Файдалы киңәшләр
- Крыжовник, кара карлыганның уңышын җыеп алгач, куакларга күп итеп су сибәләр, соңыннан төпләрен йомшарталар.
- Кура җиләгенең 5-6 яшь куакларын гына калдырып, җимеш биргәннәрен төптән үк кисеп, су сибәләр.
- Коелган алма, груша, сливаларны җыеп эшкәртәләр яки җиргә күмәләр.
- Кыш көне куллану өчен укроп, бөтнек киптерәләр.
- Бакча җиләген (виктория) җыеп алуга, туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Август ахырында яңа утыртылган җиләкләргә иртән яки кичен көнаралаш су сибәләр.
- Кыярның саргайган яфракларын җыялар.
- Августта, октябрь ахырында - агачлар, сентябрь ахырында куаклар утырту өчен чокырлар казып калдыралар.
Чыганак: http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/avgust-aenda-bakcha-eshlre
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев