Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Ноябрь аенда нинди бакча эшләре көтә?

Айның беренче декадасында җиләк-җимеш агачларын кимерүчеләрдән саклау эшләрен төгәлләгез. Акшарланган булуына карамастан, алмагачларның кәүсәләрен, кимерүчеләрдән һәм март аенда кояш пешерүдән саклау өчен, камыш, кура җиләге сабагы, чыршы ботаклары белән бәйләгез. Октябрь аенда өлгермәгән булсагыз, алмагач, грушаның кәүсәләрен акбур эремәсе белән акшарлагыз. Бакча җиләге түтәлләрен яфрак, камыш белән каплагыз. Чиянең суыкларга...

Айның беренче декадасында җиләк-җимеш агачларын кимерүчеләрдән саклау эшләрен төгәлләгез. Акшарланган булуына карамастан, алмагачларның кәүсәләрен, кимерүчеләрдән һәм март аенда кояш пешерүдән саклау өчен, камыш, кура җиләге сабагы, чыршы ботаклары белән бәйләгез.
Октябрь аенда өлгермәгән булсагыз, алмагач, грушаның кәүсәләрен акбур эремәсе белән акшарлагыз. Бакча җиләге түтәлләрен яфрак, камыш белән каплагыз. Чиянең суыкларга чыдамсызрак Владимир кебек сортларының аскы ботакларын җиргә таба бөгеп калдырыгыз. Карлыган, крыжовник куакларын, язын кар утырганда сынудан саклау өчен, җыеп бәйләп куегыз. Җепшек кар яуган саен, агач төбе тирәләрен әледән-әле таптап торыгыз.
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X