Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Теплицаларны киләсе елга әзерлибез

Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән җи­меш­ләр, терәк һәм бәйлә­вечләрдән арындырыгыз. Шуннан соң туфракның өске өлешен казып алып (5-7 см), аны киләсе елга кәбестә, кишер, суган утыртасы урынга таратыгыз. Теплицадагы туфракны яхшылап казыгыз. Теләсә нинди корткычларга каршы хлорлы известь кулланырга була. Моның өчен 1 квадрат метр җиргә 100-200 гр чамасы...

Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән җи­меш­ләр, терәк һәм бәйлә­вечләрдән арындырыгыз.

Шуннан соң туфракның өске өлешен казып алып (5-7 см), аны киләсе елга кәбестә, кишер, суган утыртасы урынга таратыгыз. Теплицадагы туфракны яхшылап казыгыз. Теләсә нинди корткычларга каршы хлорлы известь кулланырга була. Моның өчен 1 квадрат метр җиргә 100-200 гр чамасы хлорлы известь кертеп, тырмалагыз. Пыяла теплицаның стена һәм түшәмен дә известь эремәсе белән зарарсызландырырга була. Бу очракта 10 л суга 100 гр известь кушып, 4 сәгать төнәтергә кирәк. Помидор, борыч, кыяр үсә торган урынны ел саен алыштырып торырга тырышыгыз. Бу бактериоз, үрмәкүч бете, фитофтороза авыруларыннан саклану өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев