2 июль 2018 яңалыклары
-
2018 елда Казанда 19 хастаханәне төзекләндерәчәкләр
Объектларны капиталь ремонтлауга 338 миллион сум акча сарыф итү күздә тотыла.
-
“МИН ЯЛКАУ ТҮГЕЛ, МИН ЭНЕРГИЯ САКЛЫЙМ”
Укытучы яки әти-әниегез сезне ялкау дип орышырга тотынса, башыгызны югары күтәреп, «Мин ялкау түгел, минем организм энергияне экономияләү принцибын үти», дип шаяртыгыз. Чөнки чыннан да шулай булырга мөмкин. Ялкаулык ул ялкаулык кына түгел. Без аны психология һәм биология күзлегеннән аңлата алабыз.
-
“Манзара” алып баручылары ни өчен алмашына?
Тамашачыларны алып баручыларның ни өчен үз пары белән эфирга чыкмавы борчый. Бу сорау белән ТНВның иртәнге тапшырулар редакциясенә мөрәҗәгать иттек.
-
Төштән соң яңгыр һәм боз явуы көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген төштән соң Татарстанның көнбатышында һава шартлары бозылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Чаллыда коткаручылар Мәләкәс елгасыннан 33 яшьлек ир-ат мәетен алып чыккан
Чаллыда коткаручылар Мәләкәс елгасыннан 33 яшьлек ир-ат мәетен яр буена алып чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
-
Теләчеләр сынатмады
30 июнь көнне Арча шәһәренең Үзәк стадионында Татарстан Республикасы фермерлары арасында спартакиада булып узды.
-
Башкортстанда яңа туган сабыйларны сатканнар
Башкортстан прокуратурасы яңа туган сабыйларны тәкъдим итүче алты интернет-ресурсны япкан. Аларда ниндидер сәбәпләр аркасында сабыйларын гаиләләрдә калдыра алмаучыларның нарасыйлары сатылган.
-
Отец в одиночку растил 6 детей, когда судьба решила преподнести ему настоящий сюрприз!
31-летний Антон Кудрявцев стал известным после того, как начал в одиночку нянчить шестерых детей. В его жизни случилась трагедия, которую и врагу не пожелаешь. Жена скончалась от рака, оставив Антона вдовцом…
-
Истанбулдагы сабантуйда татар милләтенә бәрәкәт сорап дога кылдылар
Бүген Төркия татарлары сабантуйларга җыелды. Бер көндә ике бәйрәм уздырылды. Берсе Истанбул шәһәренең Сарыер районындагы Күббә бакчасында, икенчесе - Корыһөйүек татар авылында үтте.
-
Яшел Үзәндә мошенник суд карарын көтә
Яшел Үзән прокуратурасы РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган 50 яшьлек К.Олегка карата гаепләү карарын раслады, дип хәбәр итә район басмасы.