Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Яшел Үзәндә мошенник суд карарын көтә

Яшел Үзән прокуратурасы РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган 50 яшьлек К.Олегка карата гаепләү карарын раслады, дип хәбәр итә район басмасы.

Эш шунда ки, К.Олег, идарә функциясен үтәүче "Волжанка" бакчачылык ширкәте рәисе буларак, 2010-2011 елларда,  белә торып,  "ТР Яшел Үзән муниципаль районы" мунципаль берәмлеге  булып саналган  җир участокларына хокукны,  РФ Җир кодексы положениесен, җирдән файдаланганда  мөнәсәбәтләрне көйләүче  башка федераль законнарны  бозып, алдау юлы белән  «Волжанка» бакчачылык ширкәте территориясендә  урнашкан җир участокларын  үзенә һәм  башка туганнарына рәсмиләштерә һәм документларны ЯҮМР Башкарма комитетына тапшыра. Башкарма комитет әлеге участокларны милеккә бушлай бирү турында карар кабул итә. Югарыда күрсәтелгән ысул белән "ТР Яшел Үзән муниципаль  районы" муниципаль берәмлек  булып саналган  җир участоклары түбәндәгеләргә языла:
  • 340 кв. м 248 291,8 сумлык 66нчы җир участогы – К. Олегның әтисенә;
  • 355 кв.м  144 400 сумлык 70нче җир участогы  – К.Олегның каенанасына;
  • 387 кв. м 282 614,49 сумлык 76нчы  җир участогы – туганнан туган энесенә;
  • 400 кв.м 292 108 сумлык 80нче җир участогы туганы Валентинага;
  • 400 кв.м. 292 108 сумлык 77нче җир участогы туганы Юрийга.
К.Олегның югарыда күрсәтелгән җинаяте "Волжанка" бакчачылык ширкәтенең, Яшел Үзән муниципаль  районының, димәк ки, дәүләтнең законлы мәнфәгатен  һәм хокукларын боза һәм дәүләткә 1 259 522,29  сумлык зыян китерә.
 
К.Олег үзенең гаебен тулысынча таныды, хәзер ул өеннән чыкмыйча  судка чакыруларын көтә.
 

Эш ТР Яшел Үзән шәһәр судына җибәрелде. 

Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X