Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Истанбулдагы сабантуйда татар милләтенә бәрәкәт сорап дога кылдылар

Бүген Төркия татарлары сабантуйларга җыелды. Бер көндә ике бәйрәм уздырылды. Берсе Истанбул шәһәренең Сарыер районындагы Күббә бакчасында, икенчесе - Корыһөйүек татар авылында үтте.

Быел милли бәйрәм Истанбулда 28 нче мәртәбә уздырылды. Истанбулдагы сабантуйга 400ләп татар кешесе гаиләләре, туганнары, дуслары белән килде. Шулай ук башка илләрдә һәм Төркиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез килгән иде. Мәскәү, Дубай, Вена, Ташкент татарлары бар иде.

Иң әүвәл татар милләтенә бәрәкәт сорап дога кылынды. Аннары чара рәсми вәкилләрнең сәламләүләре белән дәвам итте. Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, "Идел-Урал" мәдәният

һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы һәм башкалар сүз алды. Айрат Гатауллин сабантуйларны үткәрүдә ярдәм күрсәткән һәм теләктәш булган өчен Татарстанга, Истанбулның Өмрания районы мэриясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бераздан бәйрәмгә җыелган халык Татарстанннан килгән сәнгать әһелләренә кушылып җырлады, биеде. Бер-бер артлы оештырылган аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннарга катнашты.

Иң кызыклы мизгел - көрәш иде. Истанбулда белем алучы студент, Кыргызстан татары Камал Ванглазов батыр калды.

Бәйрәмдә иртәннән алып соңгы кунаклар таралышканчы чәй, чәкчәк белән сыйладылар, өйләгә итле пылау әзерләнгән иде. Моннан тыш балаларга туңдырмалар таратылды, уенчыклар бүләк ителде.

Башка милли уеннар барганда бүләк лотереясе уйнатылды. Һәр билет отышлы - сабантуй истәлеге итеп сакларлык уенчыклар, сувенирлар әзерләнгән иде.

Бәйрәм "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Айзирәк Гәрәева-Акчура

Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X