Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

3 август - карбыз көне

Карбыз сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Киңәшләр.

Буй-буй сызыклары ачык беленеп торсын.

Суккач, яңгыравык тавыш ишетелергә тиеш. Тонык аваз өлгермәгән карбыз турында сөйли.

Сабагы кипкән булсын, димәк, аны өлгергәч кенә өзгәннәр. Бер ягында саргылт табы булса яхшы, гадәттә, җирдә яткан урыны шулай саргая.

Иң яхшысы 9-10 килолы карбыз сайлау.

 

Эчендәге җепселләре сары булса

Сатучы кисеп күрсәтергә теләсә, ризалашмагыз. Мондый карбыз тиз бозыла, бу санитар кагыйдәләргә дә туры килми. Юл буенда сатучылардан алырга тырышмагыз.

Эче шәмәхәрәк, я ачык кызыл, җепселләре сары төстә булса, карбызда нитрат күләме тиешеннән артык дигән шик бар. Андый карбызны алмавыгыз, ашамавыгыз хәерлерәк.

 

Карбыз ашап, агулансагыз

Нитратлы карбыз ашап агулансагыз, күбрәк су эчегез. Мондый вакытта күңел болгана, эч китә, баш авырта. Активлаштырылган күмер ярдәм итмәскә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев