Сатлыкҗан гына түгел, куркак та икән
Гомерең буе ышанып яшәгән кешедән гайрәт чигү бик авыр хис икән. 30 елга якын бергә яшәгән иремне мин бөтен яктан да беләм дип уйлый идем
Ни теләгәнен, ни әйтәсен, ни уйлаганын күз карашыннан ук аңлыйм кебек иде. Куенда кара елан җылытканымны төшенгән көнне күз алларым караңгыланды. Башта ярсып еладым, аннан күралмас дәрәҗәдә нәфрәтләндем. Бу бәндәнең шул мизгелдә үк күз алдымнан югалуын теләдем. Озын-озын төннәрдә үз-үземне аңларга тырышып озак уйладым.
Иремнең хыянәте турындагы хәбәр миңа йөрәгемә инфаркт булып, түшәктә ятканда килеп иреште. Болай да яшәү белән үлем арасында торган чагымда әлеге хәбәрдән яшәү мәгънәсен югалттым, тормыш өчен көрәшерлек хәлем дә, теләгем дә калмады...
Без Нәфис белән бер авылда туып үстек. Мәктәптәге дуслыгыбыз яратуга әверелде, бик иртә өйләнештек. Бер кыз, бер ул үстердек. Бик авырлык белән фатир алдык. Дөресрәге, мин алдым. Нәфис әллә ни өтәләнмәде. Йомшак холыклы булуы нәтиҗәсендә эчәргә өйрәнде. Дөрес, эчсә дә өйгә кайтып тавыш чыгармады, миңа да, балаларга да кул күтәрмәде. Үгет-нәсыйхәт үтмәде, дәвалап карадым, күп дигәндә, 5-6 ай эчми түзгәндер. Чибәр, озын буйлы Нәфис бик тиз картайды, ямьсезләнде. 3 ел элек, бер туганыбыз ярдәме белән бик яхшы табибка алып барып “кодлаштырдык” үзен. Менә шуннан соң гына айныды. Әмма ул баш күтәрми эчкән 15 ел минем өчен эзсез узмаган икән. Фатир, акча, балалар дип икешәр-өчәр эштә эшләдем бит. Исерек көйләүнең дә нәрсә икәнен үз башына төшкәннәр генә аңлый шул.
Башта ашказанына операция кичердем. Аннан таушалган йөрәк аяктан екты. Наркоз, дарулар тәэсиреме – йокысызлыктан интегә башладым. Төннәрен сусап киткәндә караватым янындагы тумбага кызым ясап куйган чәйгә дә үрелә алмый интегәм бервакыт. Гадәттә, эштән соң ук өйгә кайтып, ашап алганнан соң бөтен вакытын диванда, телевизор каршында үткәрә торган Нәфис ул төнне төнге берләр тирәсендә генә кайтып керде. Соңаруын эштә авария булды дип аңлатты. Аннан “аварияләр” ешайды. Үз хәлем авыр булуга карамастан, ирдәге үзгәрешне сизеп алган идем инде. Киемгә гомер бакый исе китмәгән кеше, мин авырып ятканда, баштан-аяк кием яңартты. Үсмер малай кебек көзге каршында бөтерелә, мыек җибәргән – аны төзәтә...
Соравыма каршы җавабы озак көттермәде: “Әнисе, ни, мин бүтән хатын очраттым...” – дип авыз эчендә ботка пешереп маташканыннан башта берни аңышмыйрак та тордым. Ир әкәмәтенең кыяфәтен күрсәгез икән! Бу үзенең “батырлыкка тиң” гамәлен миңа, гомер иткән хатынына, иң авыр вакытта – түшәктә ятканда әйтте. “Мин бит сау-сәламәт ир. Син авыру. Тормыш бит дәвам итә... Мин аңа яшәргә китәм... Мөгаен...” – диде. Мин күкрәгемә тегермән ташы бастырып куйган халәтемдә телемне көчкә әйләндереп: “Бар, зинһар өчен, бар!” – дидем. “Әнисе, алайса мин берәр атна яшәп карыйм аның белән. Килешеп китә алмасак син мине кабат кертерсең микән?” – димәсенме бу! “Юк”, – дигән җавабымны ничек аңлагандыр, әйтә алмыйм. Ләкин чыгып китәргә ирлеге җитмәде. Урамда калудан, җайлы-ипле, җылы, ияләнгән тормышыннан аерылырга да курка, хайвани нәфесен дә җиңә алмый, бичара.
Гомеремне шушы куркак сатлыкҗан бәндә белән үткәргәнмен, шушыннан балалар тапканмын, түшәк бүлешкәнмен, кайнар ашымнан өзмәгәнмен, исереп аунап яткан чакларында да ташламаганмын – нинди өч тиенлек тормыш юлы үткәнмен мин дип үрсәләндем. Менә-менә балалар башлы-күзле булырлар, туйларында пар канатлы әти-әни, тигез кода-кодагыйлар булып, куанышып утырырбыз, оныклар багарбыз дип яшәгән киләчәк хыяллар бер мизгелдә чәлпәрәмә килде. “Мине кире кертерсез микән...” ише күңел болгаткыч сүзләрен балаларга да әйткән бит әле. Тегеләре муенына сарылып, аягында аунап: “Китмә, әти!” – дип өтәләнмәгәннәр. Малай ярсып йодрыкларын йомарлаган да, ишеккә күрсәтеп: “Әнә, юлыңа ак җәймә!” – дигән.
Гаилә икегә аерылды. Өебездә чит кеше яши башлады, гүя. Әтиләре сүз катса, балалар сыңар сүз белән җавап бирүдән узмыйлар. Нәфис пешергән ризыгымны ашый, юасы киемнәрен дә бер дә сөяркәсенә илтми. Бик ачыктан-ачык йөрмәсә дә, “уҗым”га баруын ташламаганы да сизелә. Минем аны куып чыгарып, аерылышу дауламавыма үзе дә, балалар да аптырыйлар ахрысы. Алай эшләр өчен күңелеңдә бу адәми затка ниндидер хис булуы кирәк бит: йә ярату, йә нәфрәт, яки көнчелек. Ә минем күңелдә боларның һәммәсеннән дә көчлерәк хис туды – гайрәт чигү. Мине аның киләчәктә нинди карар кабул итәчәге дә кызыксындырмый, әйткән сүзләренә битарафмын, вакыт-вакыт тамакка җирәнү тойгысы да килеп утыра. Эшкә барам, эштән кайтам. Дуслар-туганнар, балалар белән аралашам. Вакыт барысын да җайга саласына ышанам. Күңелдә бушлык ни-нәрсә белән тулыр, белмим. Сатлыкҗанга багышланган еллар гына кызганыч...
ЗӘМИРӘ
Татарстан яшьләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев