Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Балчыкның да була төрлесе...

Битлекләр өчен балчыкны бары тик даруханәдән генә сатып алыгыз. Алар кыйммәт түгел, ә файдасы бар. Ниндиен алырга дигәндә, аларны тән тиресенең майлы яки коры булуын истә тотып сайларга кирәк.

Ак төстәге балчык гадәттә майлы тире өчен файдалы. Ул бит тиресен артык майдан чистарта, битне шомарта, җилдә каралган йөзне агарта. Ак балчык–бик яхшы антисептик.

Зәңгәр балчык бетчәләр белән көрәшү өчен яхшы чара. Битне чистарту һәм тирене матурлау үзлегенә ия. Күз һәм авыз тирәсендәге җыерчыкларны тигезли. Барыннан да бигрәк майлы тире өчен яхшы.

Яшел балчыкны аеруча яратып кулланалар. Ак һәм зәңгәр балчык кебек, ул да тирене майдан чистарта һәм бит тиресендә кан йөрешен яхшырта. Бит тиресендәге вак тишекләрне тарттырып томалый һәм йөзне яшәртеп, матурлап җибәрә.

Кызыл балчык аллергия белән интегүчеләр өчен файдалы. Кибетләрдән алынган кремнарда күптөрле кушылмалар булу сәбәпле, аларны куллангач, биттә кызышу, кипшерү күзәтелә. Боларны кызыл балчык ярдәмендә дәвалый аласыз. Нәтиҗәдә бит тиресе кислородка байый һәм кан йөреше нормальләшә. Кызыл балчыкны бер сөртеп карасагыз, аннан аерыласыгыз да килмәс. Коры һәм нәзберек бит тиресе мондый масканы бик ярата.

Ал төстәге балчык ярдәмендә вак җыерчыклардан котылырга була. Битлекне ак һәм кызыл балчыкны кушып ясарга кирәк. Әгәр дә сезнең тире коры икән, ул чагында ал балчыкка йомырка сарысы яки каймак куша аласыз. Әгәр дә майлы тире өчен ясыйсыз икән, кефир яки йомырка агы кушарга кирәк.

Сары балчык майлы тире өчен кулай. Бетчәләрне бетерә, битнең төсен яхшырта.
Кара балчык тирене чистарта, тукландыра, шомарта. Даими кулланганда, кара балчык ярдәмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була. Йөзегез һәрвакытта чиста, матур һәм сау-сәламәт булып балкып торыр.

Нинди генә маска ясасагыз да, аны ун минуттан артык тотмагыз. Соңыннан җылымса су белән генә юып алыгыз.



Майлы тире өчен битлек

Авыр эш эшләп арыдыгыз, ди. Йөзегезнең талчыкканын бетерергә кирәк, чөнки кичен бәйрәм кичәсенә барырга җыенасыз. Бу очракта битне ничек тиз арада нормаль хәлгә китерергә соң?

1. Үзегезнең бит тиресенә туры килгән 1 чәй кашыгы балчыкны 1 чәй кашыгы бөтнек белән кушарга һәм бергә изәргә. Биткә сөртеп 10 минут тотарга да җылымса су белән юып алырга кирәк. Йә, ничек, көзгегә карагыз әле...

2. Зәңгәр балчык белән виноград та ярдәмгә килә ала.
2 чәй кашыгы зәңгәр балчык, 2 чәй кашыгы каймак һәм 1 чәй кашыгы виноград йомшагын бергә изәргә һәм биткә сөртеп 10 минут тотканнан соң җылымса су белән юып төшерергә.

Иренмәскә генә кирәк, туташлар һәм ханымнар! Сериалларның 15 минуты калса калсын, матурлык корбаннар таләп итә дигән алтын гыйбарәне онытмагыз.



Чәчләрне дә онытмыйк!

Куе булып, ялтырап торсыннар өчен, чәчне лавр яфрагы төнәтмәсе белән юарга кирәк.

25 лавр яфрагын 1 литр кайнар суда 5 минут төнәтегез, суыткач, чәчегезне шуның белән чайкагыз. Фен белән киптермәгез, үзләре кипсә яхшырак.
* * *
“Авырмас өчен 101 киңәш” газетасының 2018 елгы апрель саныннан алынды.

akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев