Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

БАШ МИЕНӘ ФАЙДАЛЫ ПРОДУКТЛАР

Баш мие яхшы эшләсен һәм иң хәлиткеч вакыйгаларда синең ялгызыңны "калдырып" китмәсен өчен төп факторларны дөрес үтәү кирәк: физик күнегүләр, йокы һәм туклану. Ни өчен безнең нәрсә ашавыбыз шуның кадәр мөһим соң? Үзе кечкенә генә булса да, баш мие бөтен тән энергиясенең 2 %ын куллана. Димәк, аның ничек "эшләве" турыдан-туры...

Баш мие яхшы эшләсен һәм иң хәлиткеч вакыйгаларда синең ялгызыңны "калдырып" китмәсен өчен төп факторларны дөрес үтәү кирәк: физик күнегүләр, йокы һәм туклану.
Ни өчен безнең нәрсә ашавыбыз шуның кадәр мөһим соң? Үзе кечкенә генә булса да, баш мие бөтен тән энергиясенең 2 %ын куллана. Димәк, аның ничек "эшләве" турыдан-туры без тукланган ризыкка бәйле булып чыга.
Моңарчы эчелгән кола, ашалган чипсы, гамбургерларга "Сау бул!" диеп, дөрес туклана башларга әле соң түгел! Менә сезгә баш миеңнең моңарчы яшеренеп яткан сәләтләрен ачарга булышачак продуктларны тәкъдим итәбез.
Авокадо. Әлеге продуктта маш миенең төзелешен саклый һәм кан әйләнешен яхшырта торган файдалы майлар бар.
Кузаклылар. Алардагы файдалы элементлар инсульттан саклый һәм гомер озынлыгын арттыра. Шулай ук холестерин күләмен киметә, кандагы шикәр күләмен көйли.
Кара җиләк (Черника). Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге җиләк-җимеш картаю нәтиҗәсендә, яңалыкны кабул итә алмауны берничә елга кичектерә.
Брокколи. Олыгаю белән килә торган хәтерсезлектән саклый.
Кофе. Баш миенә шулай ук файдалы.
Зәйтүн мае. Туклыклы матдәләргә бай.
Җитен орлыгы. Холестерин күләмен көйли, баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Үлән чәе һәм үләннәр. Баш миенә бик файдалы булыр.
Тәмләткечләр. Корица, шафран, канәферне рационыгызга кертегез.
Чәй. Әлеге эчемлек токсиннардан арынырга ярдәм итә.
Чипсы, печенье, әзер продуктлар, ак ипи, колбаса ашамаска, баллы эчемлекләр эчмәскә тыршыгыз.
Дөрес туклану белән беррәттән физик күнегүләр дә ясый башласагыз,
баш миегез сезгә рәхмәт әйтер!
Чыганак:yalkyn.com/achysh/20786/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев