8 февраль 2018 яңалыклары
-
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы “Яшел ут-2018” конкурсында 2 урынга лаек булды.
8 февраль көнне район мәгариф бүлегендә "Яшел ут-2018" конкурсының район турына нәтиҗә ясалды . Җиңүчеләрне ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н., полиция өлкән лейтенанты - Каримуллин И.Х, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н. тантаналы рәвештә котладылар. Безнең 3нче номерлы балалар бакчасыннан тәрбияче Җамалиева Г.Г. -...
-
Ана капиталы: айлык түләүне ничек алырга?
Гаиләгә бирелүче ана капиталы турында сорашып, газетага шалтыратучылар байтак. Быелгы үзгәрешләр һәм айлык түләүне алу тәртибе турында Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фондының түләүләр бүлеге җитәкчесе Венера Төхвәтуллина менә ниләр сөйләде: - Ана капиталы буенча 2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә керде, - ди белгеч. - Ана...
-
Казанда автобуска ут капкан
Казанда барган уңайга кызыл автобуска ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәп иттеләр. Гадәттән тыш хәл кичә Горький шоссесында 30нчы йорт каршында, 36нчы автобус паркка кайткан чагында килеп чыккан. Салонда пассажирлар булмаган. Урынга тиз арада 3нче янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре...
-
Каз каклау тәртибе (рецепт)
Казларны туңдыргычтан алып җебетергә, юарга, бераз кипшетергә, тозны жәлләмичә тышына һәм эченә ышкырга, эченә тоз салып калдырырга, шулай эшләгәндә эче күгәрми. Кәгазь капчыкларга яки азык кәгазенә салып төрергә, чормага элеп куярга. Май ахырларында эченнән тозын алырга, юарга һәм өстенә кайнар су сибәргә. Кояш төшә торган урынга элеп куярга. Кояш яхшы...
-
“Кешене тәрбияләү” республика конкурсының муниципаль этабының җиңүчеләре
6 февраль көнне Кече кибәхуҗа төп мәктәбендә педагог-оештыручылар арсында үткәрелә торган "Кешене тәрбияләү" республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста 7 педагог-оештыручы катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп түбәндәге мөгаллимнәр табылды: 1 урын- Газизова Равилә Исмагиловна, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы. 2 место - Фархуллина Илхамия Шәйдулловна, Иске Җөри урта мәктәбенең...
-
Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да,..
Җырдагыча, яшь барган саен яшәрү әмәлен эзлибез. Битлек, скраб, крем, тоник, тагын әллә нинди чаралар кулланып карыйбыз. Фитнес үзәктә дә ярты дистә яшәгәннәр күбрәк шул. Массаж, гимнастика да кырыктан соң эфектлырак сыман тоела. Әйдәгез, йөзләрне җыерып, матурлык өчен күнегүләр эшләп алыйк. Ягъни, фейсбилдинг - файдалы, нәтиҗәле күнегүләр Сезгә ботокссыз гына...
-
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары районыбызда кунакта
7 февраль көнне район хакимиятенең актлар залында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җитәкчелегендә бер төркем белгечләр, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре һәм башка җаваплы белгечләр белән очрашты.Тулысынча "Теләче" газетасы битләрендә таныша аласыз....
-
Язмыш: икесе дә аллы-артлы бер атна эчендә гүр иясе булдылар
Дөньяда һәр минут, һәр сәгать саен төрле хәл-вакыйгалар булып кына тора. Кайвакыт ил яисә республика күләмендәгеләре белән мавыгып, үзебезнең әйләнә-тирәбездәгеләренә артык игътибар да итмибез кебек. 2017 елның азагында безнең районда булган хәлне дә, түбәндәге язма геройларын якыннан белмәсәк, гәзит укучылар игътибарына җиткерәлмәс идек. Кадим белән Кадрия бик яшьли өйләнештеләр. Бик...
-
Бизәкле тел иясе Фатих Хөсни (фоторепортаж)
Бүген якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан, язучының туган авылы Олы Мәтәскә һәм район үзәге Теләче мәдәният йортында тантаналы кичәләр булып узды. Шушы уңайдан районыбызга кунак булып, ТР Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Муса Җәлил премиясе лауреаты Рәмис Аймәт җитәкчелегендә бертөркем...
-
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган. Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган 8 бассейн төзелә. Әлеге программа кысаларында, укыту-күнекмә дәресләре үткәрү, физкультура белән шөгыльләнү өчен, волейбол һәм мини-футбол мәйданчыклары...