Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Узган ел ахырыннан Россиядә кызамык белән авыручылар саны 3,5 тапкыр арткан

2018 елның декабрь — быелның гыйнвар айларында 2 538 кеше (үткән елның шул чорында – 725) кызамык вирусын йоктырган.

Россиядә 2018 ел ахырыннан кызамык (корь) белән авыручылар саны аннан алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 3,5 тапкыр арткан. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенә сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Роспотребнадзор сайтында дөнья күргән мәгълүматлардан күренгәнчә, узган елның декабрь — быелның гыйнвар айларында 2 538 кеше (2018 елның шул чорында – 725) кызамык белән авырган.

Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, кызамык йогышлы авыру санала: прививка ясатмаган очракта кызамык белән чирләүче кеше белән аралашканда авыруны йоктыру куркынычы бар. Шул ук вакытта, кызамык вирусы һава аркылы да тарала ала.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев