10 август 2018 яңалыклары
-
Винера Ганиева бертуган энесен күрсәтә – охшаганнармы?
Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, опера һәм эстрада җырчысы, сопрано, драма артисты, мөгаллим, Тукай бүләге иясе Венера Ганиева инстаграмда бертуган энесе Фәрит Әхәт улы белән төшкән фото куйган. “Бик охшагансыз диләр, сез ничек уйлыйсыз?” дип яза җырчы.
-
Республикада яшенле яңгырлар көтелә
Синоптиклар кыска вакытлы көчәючән җил фаразлый.
-
Итәк астыннан ут йөртү кемгә кирәк?
Соңгы көннәрдә социаль челтәрләр Теләчедә чүплектә табылган капсула турында шаулый. Әйе, моннан берничә көн элек интернетта районыбызда төзеләчәк сыекландырылган газ заводының нигезенә салынган капсуланың чүплектә ятуын сурәтләгән фоторәсем пәйда булды.
-
Яңа форматта бастырылган Коръән Галимҗан Баруди басмасына нигезләнеп бизәлгән
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты кече форматта Коръән китабын бастырып чыгарды.
-
Фирдүс Тямаев кичектерергә мәҗбүр булган концертын кафеда дәвам итә [видео]
Фирдүс Тямаев Башкортстанның Аскын авылыда яңгыр булу сәбәпле концертын күчерергә мәҗбүр булган. Ләкин аптырап тормаган: кафега кереп тамаша куйган. “Тамашачыга җырлап алдым, бергә биедек. Мин сезне люблю” дип яза җырчы.
-
Башкортстанда мәчет белән чиркәүне тоташтырган салават күперен видеога төшереп алганнар
Бәләбәйле гаҗәеп күренешне фотога төшереп алган, дип хәбәр итә ГТРК «Башкортостан».
-
Күпләргә үрнәк бит син...
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — ди халык. Тормыш иптәшем, кадерле әтиебез - Нәҗметдинов Җәүдәт Корбангали улының тормыш бәйрәме, аңа бүген – 50 яшь! Мин аны юкка гына киң иген басуына тиңләмим. Аның да күңеле иксез-чиксез иген басуыдай киң, йомшак, якыннарына игътибарлы-ихтирамлы, тормышыбызны ямьләндерүче ул... Үз гомерен туфракка бәйләгән чын авыл кешесе!
-
“Зөләйха күзләрен ача” сериалында Мортаза һәм Упыриха рольләрен уйнаучылар билгеле булды
Гүзәл Яхина романы буенча язылган сериал август ахырында Пермьдә төшереләчәк.
-
Татарстанда егерме кеше утырган рейс автобусындагы исерек йөртүчене тоткарлаганнар
Ир-атны транспорт йөртүдән тыйганнар, автобусны махсус тукталышка илткәннәр.
-
Казанда шашка буенча Бөтенроссия турниры уздырыла
Турнирда Казаннан халыкара мастерлар Андрей Гнилицкий һәм Дмитрий Цинман катнаша.
-
Физкультурачылар көне белән!
Мөхтәрәм физкультурачылар!
-
Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле төзүчеләр!
-
Татарстан укытучылары өч ел эчендә 45 мең яңа ноутбук алды
Республика педагоглары компьютер техникасын “Укытучыга – ноутбук” программасы буенча яңартты.
-
Международный день биодизеля
Ежегодно 10 августа отмечается Международный день биодизеля (International Biodiesel Day). Этот неофициальный праздник экологически чистого топлива учрежден в память о первом его использовании – 10 августа 1893 года был запущен двигатель, работающий на топливе, основой которого стало арахисовое масло, и с целью распространения информации о преимуществах биодизельного топлива.