11 декабрь 2019 яңалыклары
-
Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр грантлар конкурсын башлады
Ярдәмне 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр алырга мөмкин, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация булдырылган.
-
Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән
Россиянең башка субъектларыннан 6 меңнән артык вәкил Татарстанны үз эшчәнлеге төбәге итеп сайлады.
-
В Татарстане для аграриев разработали программу АгроСемЭксперт
Выступая на совещании в Доме Правительства Татарстана, заместитель Премьер-министра РТ — министр сельского хозяйства и продовольствия республики Марат Зяббаров отметил, что на засеянных элитными семенами площадях урожайность зерновых и зернобобовых культур значительно превышает урожайность на полях, засеянных семенами массовой репродукции. Разница в урожайности в зависимости от репродукции «достигает до 15 центнеров с гектара при совершенно одинаковой технологии», уточнил министр.
-
Вакытында балаларны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде
Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында янгын вакытында балаларны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде.
-
Хәйрия бәйрәме
10 нче декабрь көнне «Батыр» спорт комплексында Бөтендөнья инвалидлар көненә багышланган "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия бәйрәме узды. Бу көнне безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагоглары Баева А. Г., Шәймәрданова М. Н., Хафизова А. Р., Мөбәрәкова Д. М. мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти –әниләренә мастер-класс үткәрделәр. "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия бәйрәме матур традициягә әверелде, ул инде менә ничә ел тормышка ашырыла һәм үз тирәсенә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга үз җылысын бүләк итәргә әзер булган битараф булмаган кешеләрне җыя.
-
Прием граждан
18 декабря 2019 года с 10.00 до 12.00 и.о. руководителя следственного управления СК России по Республике Татарстан Марат Зарипов осуществляет прием граждан в приемной Президента РФ в Республике Татарстан по адресу: г. Казань, улица Кремлевская, д. 12.
-
Балалар бакчасында «Яшел ут»республика смотр-конкурсының муниципаль туры булып узды
10 декабрь көнне Теләченең 1нче балалар бакчасында «Яшел ут»республика смотр-конкурсының муниципаль туры булып узды. Ел саен үткәрелә торган бәйге балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урам һәм юлларда куркынычсызлыкның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләсен хәл итүгә системалы якын килүне оештыру максатыннан үткәрелә.
-
“Яшел ут” бәйгесе
10 декабрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмауны профилактикалау буенча “Яшел ут” республика конкурсының район этабы булып узды. Әлеге конкурстаТеләче №1,2,3, Олы Мишә һәм Узәк балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Безнең бакча данын тәрбиячебез – Давлетшина Р.Н. яклады. Бәйгене “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.,ГИБДД җитәкчесе Назиров Р.Х, район мәгариф бүлеге методистлары Саетова А.Н., Закирова С.Г., укыту –тәрбия урынбасары Якупова Р.З. бәяләделәр.
-
Җитәкчеләр Алан җирлегендә
Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов үзенең урынбасарлары белән Алан җирлегендә булып анда урнашкан социаль объектлар белән танышты.
-
ТНВ ОТР каналында тапшырулар вакытын биш сәгатькә кадәр озайтырга ниятли
Илшат Әминов “Россия иҗтимагый телевидениесе”ндә тапшырулар күрсәтү буенча бурычларны билгеләп узды.
-
Яхшы гамәл бар авырлыкны җиңә(ФОТОРЕПОРТАЖ)
10 декабрь көнне “Батыр” спорт комплексында “Йөрәктән- йөрәккә” дип исемләнгән чара узды. Физик мөмкинлеге чикле балаларга әлеге бәйрәмне декада кысаларында район мәгариф бүлеге үткәрде.