Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җитәкчеләр Алан җирлегендә

Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов үзенең урынбасарлары белән Алан җирлегендә булып анда урнашкан социаль объектлар белән танышты.

Җитәкчеләр Күкчә авылында урнашкан авыл    клубында һәм китапханәдә булып,  анда куелган эш барышы белән танышты. Чисталык, пөхтәлек ишекне атлап керүгә үк сизелә. Ни дисәң, яңа яңа инде. Шунысы да күзгә ташланды,  клубның өстәмә чыгу ишекләре парталар белән каплап куелган.  “Клубта спектакль куйганнан соң, алып китеп өлгермәдек”,-  дип аңлатты клуб мөдире. Ходай сакланганны, саклармын дигән, куркынычсызлык кагыйдәләрен   һәрчак истә тотсак иде. Мәчет авылның уртасында, авыл халкына, юлчыларга да уңайлы. Авылның имамы Мансур Җәләлиев:”Яшьләр азрак, 84 яшь белән барабыз, авылда яшьләр калмый”,-диде. Авылның фельдшерлык- акушерлык пункты кибетнең икенче ягында урнашкан. Модульле фельдшерлык- акушерлык пунктлары кебек заманча булмаса да, гади бина, медицина ярдәме күрсәтү өчен дарулар да җитәрлек, тәүлекнең төрле вакытында ярдәм итәрлек медицина хезмәткәре бар.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев