12 март 2018 яңалыклары
-
Районыбызда ачык турнир үткәреләчәк
13 март көнне "Батыр" спорт комплексында 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге кызлар арасында волейбол буенча район беренчелегенә ачык турнир үткәреләчәк. Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана.
-
Очрашулар дәвам итә (ФОТО)
Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр белән очрашуын дәвам итә. Бүген мондый очрашу "Тләче Агро" оешмасында узды. Әлеге тармак җитәкчесе үзләренең эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады, киләчәктә булган планнары белән таныштырды.
-
21 мартка кадәр Казанда һава температурасы нормадан түбән булачак
Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевның белдерүенә сылтама белән. Моның сәбәбе - үзәге Екатеринбург аша үтә торган антициклон, дип искәртте Юрий Переведенцев. «Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча,...
-
АШЛАМАНЫ — КАР ӨСТЕНӘ
АШЛАМАНЫ - КАР ӨСТЕНӘ Суганчалы язгы чәчәкләрне (лалә, нәркис, гиацинт һәм башкалар) беренче тапкыр кыштан соң ук тукландырырга була. Ашламаны чәчәк тирәли кар өстенә сибәргә кирәк. Кар сулары туклыклы матдәләрне туфракка бик тиз сеңдерә һәм чәчәкләрне тизрәк уята. Язын үсеп китәр өчен, аларга азот кирәк. Шуңа иртә язда мочевина, нитроаммофоска...
-
Илсөя Бәдретдиновага чәчәк урынына тавык тоттырганнар (ВИДЕО)
Илсөя Бәдретдинованың тамашачысы концертларга күчтәнәчсез йөрмәвен ишетеп белә идек. Бу юлы шаккатырганнар: Түбән Чаллы авылында җырчыга чәчәк-конфет-колбаса түгел, ә тавык бүләк иткәннәр. Тере тавык! Роза исемле ди. Видеосын карагыз Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova) Мар 11, 2018 в 3:35 PDT
-
Азат Абитов: "Холыклар туры килмәде, аерылыштык"
Азат Абитов "Онытыл" дигән җырында: "Күренмәсәң, әйдә, күренмә син, Онытылган килеш онытыл... Кирәк микән безгә күрешүләр? Үткәннәрне нигә эзләргә?" - дип җырлый. Ник җырчы ул кадәр ачыргалана, сәбәбе нидә? - Азат, кемне онытырга тырышасың? - Бер кызны онытып булмый. - Кем иде? - Исемен әйтмим. - Ник аерылыштыгыз? - Холыклар...
-
Әлдермеш кешесе юынтык суда батып үлгән
Биектау районында Әлдермеш авылында 61 яшьлек ир-ат юынтык сулар ага торган чокырда батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. 8 мартта эпилепсия белән авыручы ир-ат автомобиль покрышкаларыннан ясалган чокырга егылып төшкән. Ул, чокырдан чыга алмыйча, тончыгып үлгән. Ирнең мәетен хатыны...
-
Итога работы отдела по надзору за техническим состоянием самоходных машин
Основной задачей отдела Гостехнадзора по району является надзор за техническим состоянием машин, прицепов к ним, независимо от их принадлежности и форм собственности, а также оборудования АПК в процессе использования в части обеспечения безопасности жизни, здоровья людей и имущества, охраны окружающей среды. К самоходным машинам относятся: снегоходы, трактора, дорожно-строительные машины, спецтехника...
-
Чәчәктәй өзелгән гомерләр: кәләш һәм аның 7 дус кызы туй алдыннан һәлак булган
Кичә Иранның көньяк- көнбатышында булган авиаһәлакәткә эләккән самолетта төрек эшмәкәре Хөсәен Башаранның кызы Мина һәм аның 7 дус кызы булган. Кызлар Дубайдан туй алды сәяхәтеннән кайтырга чыккан, ләкин фаҗигагә тарып гомерләре өзелгән. Самолет кызның әтисе җитәкләгән Başaran Holding инвестиция холдингыныкы булган. Чыганак: Матбугат.ру
-
Банан кабыгыннан кайнатма, теш агарткыч, гөл тукландыргыч һәм башка файдалы нәрсәләрне ничек ясарга?
Банан кабыгын ташларга ашыкмагыз. Аны көнкүрештә куллануның кайбер ысулларын тәкъдим итәбез. Банан кабыгыннан кайнатма әзерлибез Банан кабыгында бик күп төрле витаминнар һәм файдалы матдәләр бар. Аны әзер сокка өстәргә була. Ул эчемлекнең витаминнарын арттыра. Моның өчен 10 минут банан кабыгын кайнатабыз. Аннан соң судан алабыз. Әлеге кайнатманы суынгач, компотка, сокка...
-
Люля-кебаб пешерәбез
1 кг сарык сарык ите, 100 г сарык мае (курдючное сало), 4 баш суган, 1 балкашык төелгән кара борыч, 1 балкашык кипкән базилик, тәменчә тоз. Суганны чистартырга һәм ваклап, сарык маеның яртысы белән иттарткычтан чыгарырга. Калган сарык маен кисәкләп турарга. Сарык итен чайкарга, кисәкләп турарга һәм иттарткычтан чыгарырга. Суган белән...
-
Казанда тавыш бирү көнендә сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк
Россия Президентын сайлау көнендә, 18 мартта, Казанда сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак. Шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. «Казанлылар яратып өлгергән авыл хуҗалыгы ярминкәләре тавыш бирү көнендә һәр сайлау участогы янында оештырылачак», - дип искәртте Варакин. Сатып...
-
В день выборов на «Казань-Арене» выступят Валерий Меладзе и Егор Крид
В день выборов Президента РФ, 18 марта 2018 года, на территории «Казань-Арены» выступят популярные российские исполнители Валерий Меладзе и Егор Крид. Об этом на деловом понедельнике в мэрии Казани заявил руководитель аппарата исполкома города Евгений Варакин. В день выборов с 17:00 до 22:00 на территории «Казань-Арены» состоится ставший уже традиционным...
-
Баланы баллы ризыктан биздерү ысуллары
Иртән печенье белән чәй эчә, төшке ашка шоколад ашый, кичкә кәнфит белән сок. Сезнең дә балагыз баллы тәм-томнарны сөяме? Ә файдалы ризыклардан, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән борын чөерәме? Дөрестән дә, замана балалары шикәрне артык күп ашый. Ә шикәр сәламәтлеккә бик зыянлы. Кайвакыт әти-әниләр балаларына күпме шикәр ашатулары турында уйлап та карамыйлар. Сабыйлар...
-
Районыбзыда кышкы спартакиада булып узды (ФОТО)
11 март көнне оешма- предприятие хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада узды. Спортчылар өстәл теннисы, шахмат, канат тарту, чаңгыда шуу, шорт-трек, эктремаль чаңгыда йөрү буенча көч сынашты Автор Алинә Шәмәрданова фотолары