17 май 2019 яңалыклары
-
Сабыр булыгыз
15 май-Халыкара гаилә көнендә район үзәк китапханәсендә бар яктан мактауга лаеклы булган, иңне-иңгә куеп, 50 ел матур гомер итүче парларны хөрмәтләделәр.
-
Татарстан халкына көчле җил вакытында өйдән чыкмаска киңәш итәләр
18 майда иртән һәм кич Татарстанда урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 18 метр тизлектә җил булачак.
-
Балалар арасында шахмат буенча турниры узды
17 май көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шахмат буенча турниры узды.
-
Казан үзәгендә ике кешегә утлы коралдан аткан Ринат Раимҗановны тоткарладылар
Беренчел мәгълүматлар буенча, бу вакыт эчендә әлеге ир-ат яллап торган берничә фатирны алмаштырырга өлгергән.
-
Табиб тупыл мамыгыннан ничек сакланырга кирәклеге хакында сөйләде
Тупыл мамыгы очканда күзлек кияргә һәм борынны диңгез суы белән чайкарга кирәк.
-
Июнь аенда ике көн өстәмә ял булачак
3 һәм 11 июньдә республикада яшәүчеләр бер сәгатькә кимрәк эшләячәк.
-
Безнең җиңүче
Тәрбия һәм белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурсы финалында Теләче урта мәктәбенең педагог-оештыручысы А.Н. Зиганшина катнашып лауреат булды.
-
Хәрби-патриотик уен “Аҗаган”
14 нче майда Теләче урта мәктәбе укучылары командасы “Аҗаган” хәрби – патриотик уены зона ярышларында катнашып кайтты.
-
Иркәли күңелләрне моңлы азан…
Мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае бара.
-
Элвин Грей 30 яшенә үзенә бүләк ясаган
10 елдан артык сәхнәдә чыгыш ясаучы популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей бүген 30 яшен билгеләп үтә. Очраклы хәлме, юкмы - юбилеена җырчы үзенә бүләк ясаган: рэп-башкаручы Альберт Нурминский белән уртак җыр яздырган.
-
Җитди юл һәлакәтеннән соң МакSim сәхнәгә кайта
23 апрель көнне Мәскәүдә булган авыр юл һәлакәтеннән соң МакSim янә сәхнәгә кайтырга әзер. Җырчының беренче чыгышы 25 майда Ташкентта узачак. Хәтерләсәгез, авария аркасында аңа берничә концертын ( шул исәптән Казандагысын да) кичектереп торырга туры килде.
-
Беренче канал җырчы Алсу кызының “Голос. Дети” шоуында җиңүен гамәлдән чыгарды
Group-IB компаниясе “Голос. Балалар” шоуында тавыш бирүне тикшерде, бер катнашучы өчен автоматлаштырылган күпләп СМС җибәрүне теркәде.